Румен Радев, Румен Георгиев Радев () — Болгариянең бишенче президенты (2017 елның 22 гыйнварннан 2026 елның 22 гыйнварына кадәр). Болгария Хәрби-һава көчләре (2014-2016), 1нче класслы очучы, генерал-майор (2014). Хәрби фәннәр докторы. Болгария социалистик фиркасеннән кандидат итеп күрсәтелгән.

Тәрҗемәи хәле

1963 елның 18 июнендә Болгариянең көньягында урнашкан социалистик шәһәр Димитровградта туган. Хасковода математика мәктәбен алтын медальгә (1982), Болгария һава көчләренең Георги Бенковски исемендәге югары мәктәбен (1987) тәмамлаган. 1992 елда АКШта Maxwell эскадрон әфисәр мәктәбендә 5 атналык башлангыч әзерлек курсы уза. 2003 елда АКШ Хәрби-һава көчләренең Air War College югары өйрәнү программасын бик яхшыга тәмамлый. Болгариядә «Очу экипапажларын тактик әзерләүне камилләштерү һәм һава һөҗүмен имитацияләү» темасына хәрби фәннәр докторлыгына диссертация яклый. Инглиз телен камил белә.

Хәрби карьерасы 1994-1996 Болгария Хәрби-һава көчләрендә (ХҺЧ) истребительләр авиация полкы белән җитәкчелек итә. 1996-1998 эскадрилья башлыгы. 2009-2014 Болгария ХҺЧ сәргаскәре урынбасары була. 2014-2016 елларда Болгария ХҺЧ сәргаскәре.

2016 елгы президент сайлаулар 2016 елның августында Болгария социалистик фиркасе (оппозициядәге фирка) «Болгария өчен Яңарыш альтернативасы» белән берлектә Р. Радевны 2016 елның ноябрь президент сайлауларына кандидат итеп күрсәтә. Р. Радев II турга үтә. II турда хакимиятнең Ватандашлар Болгариянең Аурупача үсеше өчен фиркасе вәкиле Цецка Цачеваны ~59:~36 чагыштырмасында җиңеп, Болгариянең киләсе президенты итеп сайланаРумен Радев е новият президент — победи Цецка Цачева с 58:35%. Вице-президент итеп Илияна Йотова сайлана.

Болгария Президенты Румен Радев 2026 елның 22 гыйнварыннан отставкага киткәнПрезидент Болгарии объявил об отставке. ТАСС, 19.01.2026. Гаиләсе I хатыны Гинка. Балалары: улы Георги (2003), кызы Дарина (2001). II хатыны Десислава (Свиленска). Радев — Десиславаның икенче ире. Беренче иреннән улы бар24 часа. Искәрмәләр

Сылтамалар Азатлык Радиосы Халыкара манзара, 13.11.2016 Болгарияның сайланган президенты Россия белән диалогны үстерергә өметләнә

Төркем:Болгария президентлары Төркем:Болгария сәясәтчеләре Төркем:Хәрби фәннәр докторлары Төркем:Очучылар