Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте (, , , , ) — 1945-1992 елларда гамәлдә торган Балкан ярымутравындагы социалистик дәүләт. Хәзерге Сербия, Хорватия, Босния һәм Һерцеговина, Македония, Словения, Каратау һәм Косово территориясендә урнашкан булган.
1945 елның 29 ноябрендә Демократик Федератив Югославияне үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1963 елга кадәр Югославия Халык Федератив Җөмһүрияте () исемен йөрткән.
Башкаласы Белград шәһәрендә ураншкан булган. ЮСФҖ төньяк-көнбатышта Италия һәм Аустрия, төньякта — Маҗарстан һәм Румыния, көнчыгышта — Болгария, көньякта — Албания һәм Греция белән чиктәш булган. Көнбатышта Ядрән диңгез белән юылган.
Башка Европа социалистик илләреннән аермалы буларак, Югославия Варшава килешүе оешмасына кермәгән һәм Көнбатыш илләре белән якын мөнәсәбәтләрдә торган. Алты социалистик җөмһүрияттән (Босна һәм Һерцеговина, Каратау, Македония, Сербия, Словения, Хорватия) һәм Сербия составына кергән ике социалистик мохтар төбәгеннән (Воеводина, Косово) гыйбарәт булган.
Моны да карагыз Югославия кыйраллыгы Югославия сугышлары
Төркем:Юкка чыккан дәүләтләр Төркем:Югославия социалистик федератив җөмһүрияте