Слободан Милошевич (, 20 август 1941, Пожаревац, Югославия кыйраллыгы — 11 март 2006, Һаага, Нидерланд) — Югославия һәм Сербиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе. 1989—1997 елларда Сербия Социалистик Җөмһүрияте (аннары - Сербия), соңыннан, 1997—2000 елларда Югославия Берлек Республикасы президенты. Милошевич Югославия таркалуы вакыйгаларында һәм шуннан соңгы канкойгыч хәрби низагларда үзәк фигураларның берсе булган.
2001 елның 1 апрелендә Милошевич үзенең Белградтагы вилласында кулга алынган һәм 28 июньдә премьер-вәзир Зоран Җинҗич инициативасы буенча элеккеге Югославия буенча Халыкара җинаять трибуналына тапшырылган. Трибунал хөкемен көткәндә Һаага төрмәсендә вафат булган.
Моны да карагыз Косово сугышы Югославия сугышлары элеккеге Югославия буенча Халыкара җинаять трибуналы
Искәрмәләр
Төркем:11 март көнне вафатлар Төркем:1941 елда туганнар Төркем:2006 елда вафатлар Төркем:20 август көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Социалистлар Төркем:Сугышларда катнашучылар Төркем:Сербия президентлары Төркем:Сербия сәясәтчеләре Төркем:Белград университетын тәмамлаучылар