Муса Җәлил урамы () — Минзәлә шәһәренең үзәгендә урнашкан урам. Шәһәрнең төньягында Сугышчы-интернационалистлар урамыннан башланып, шәһәрне кисеп үтә, көньякта Минзәлә елгасы яры белән киселештә тәмамлана. Җиңүнең 50 еллыгы урамы, Төньяк урам, Губкин урамы, Девон урамы, Төзүчеләр урамы, Татарстан урамы, Комаров урамы, Кадомцевлар урамы, Академик Шамов урамы, Социалистик урам, Карл Маркс урамы, Габдулла Тукай урамы, Чернышевский урамы белән кисешә. Татар шагыйре Муса Җәлил (1906-1944) исемен йөртә. Тарих Октябрь инкыйлабына кадәр Изге Николай соборы урнашкан урам булганлыктан, Зур Николай урамы () дип аталган. 1930 елларда Совет урамы (). Хәзерге исемен 1966 елдан йөртә, мемориаль урам. 1941 елның кышында М. Җәлил әлеге урамдагы Минзәлә педагогика көллияте бинасында урнашкан эвакуацияләнгән сәяси укуханәне тәмамлап, сәяси җитәкче (политрук) дәрәҗәсе ала һәм Волхов фронтының «Отвага» фронт газетасына хәрби хәбәрче (военкор) булып китә. Игътибарга лаек объектлар Минзәлә татар дәүләт драма театры Минзәлә педагогика көллияте Муса Җәлил мемориаль музее Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы Изге Николай соборы Галерея
Әдәбият А.Г. Бедарева. В названиях улиц – наша история. Мензелинск, 2014. Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар Урам панорамасы
Төркем:Минзәлә урамнары Төркем:Муса Җәлил хөрмәтенә аталган объектлар