Габбәс I (; , (, Һәрат — , Казвин) — Иран шаһы (1587-1629), гаскәрбашы. Сәфәвиләр династиясеннән. Габбәс I үз хакимлекнең беренче елларныда ук дәүләттәге эчке таркаулыкка чик куеп, үзәкләшкән дәүләт төзүгә керешкән; гаскәр төзеп, Әзербайҗан һәм Хөрәсән (1598), Бәхрәйн (1602), Кандаһар (1621), Хөрмүз утравын (1622) һәм Гыйракны (1623) үзенә буйсындырган. Габбәс I дәверендә Сәфәвиләр дәүләте башкаласы Казвиннан Исфаханга күчерелгән (1598), яңа шәһәрләр, юллар, күперләр, кәрвансарайлар, кирмәннәр төзелгән, күпләп каналлар салынган. Габбәс I Бохара ханлыгы, Рәсәй, Англия, Аустрия, Испания, Нидерланд һәм башка дәүләтләр белән сәүдә һәм сәяси мөнәсәбәтләр урнаштырган. Габбәс I дәверендә Иран көчле үзәкләшкән дәүләткә әйләнгән. Иранда аны «бөек» дип ихтирам итәләр. Искәрмәләр
Źródło i licencja
Na podstawie: Wikipedia — Габбәс I · historia autorów.
Tekst: CC BY-SA 4.0.
Informacja o opracowaniu
Usunięto składnię wiki i szablony; dłuższe teksty skrócono.