Константинополь солыхы — Госманлы империясе белән Россия империясе арасында төрле елларда Константинопольдә (1930 елдан Истанбул) имзаланган солых килешүләре.
1700 елгы Константинополь солыхы — 1698-1699 елгы Карловиц конгрессында ирешелгән 2 елга үзара сугышны туктатып тору турында килешүне раслый. 1720 елгы Константинополь солыхы — 1712 елгы Константинополь трактатында килештерелгән төп шартларны раслый. 1724 елгы Константинополь солыхы — Россия империясе белән Госманлы империясенең Кавказдагы һәм Каспий диңгезе буендагы чикләрен билгели. 1879 елгы Константинополь солыхы — 1877-1878 елгы рус-төрек сугышын тәмамлый.