1854 елгы Лондон килешүе — Бөекбритания, Госманлы империясе һәм Франциянең Россия империясенә каршы һөҗүм итү һәм саклану берлеге төзү турында килешүе. 1854 елның - (27-28) мартында Бөекбритания белән Франция Россия империясенә каршы сугыш игълан иткәч төзелә.
Тарих 1854 елның 10 апрелендә Лондонда кул куелган. 1854 елның 12 мартында Бөекбритания, Госманлы империясе һәм Франция тарафыннан имзаланган Константинополь берлек килешүенең маддәләренә нигезләнә, аларны киңәйтә һәм яңа маддәләр өсти.
Лондон килешүе буенча, Бөекбритания һәм Франция, «Европада хәвефсезлекне һәм көчләр арасында тигезлекне саклау өчен», Госманлы империясенең хәзерге чикләрендә яшәүгә хокукын таный; Госманлы империясенә ярдәм итү максатында, ике ил Европа өлешенә дә, Азия өлешенә дә Бөекбритания һәм Франциянең коры җир гаскәрләрен җибәрергә өстенә ала; сугыш хәрәкәтләрен өч ил, үзара килешеп, алып барачак; Россия империясенең солых соравын шунда ук бер-берсенә хәбәр итәргә тиеш булалар; Госманлы империясе, Бөекбритания һәм Франция белән килешенмичә, Россия империясе хөкүмәте белән бернинди сөйләшүләр башламаска тиеш була, шулай итеп, сугыш барышында Госманлы империясенең хәрәкәтләре чикләнә.
Чыганаклар Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 18 (Ло-Ма). М.: НИ БРЭ, 2011. ISBN 978-5-85270-351-4
Сылтамалар
Моны да карагыз 1915 елгы Лондон декларациясе Лондон конвенциясе Лондон килешүе
Искәрмәләр
Төркем:Бөекбританиянең халыкара килешүләре Төркем:Госманлы империясенең халыкара килешүләре Төркем:Франциянең халыкара килешүләре Төркем:1854 ел