Мөэмин (, иман иткән, тугрылыклы булган, бор. төрк. bütügli (~бөтүле)https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover) — Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышанган, иманы аның фикерәлерен һәм гамәлләрен билгеләгән, аның тормыш мәгънәсенә әверелгән мөселманны билгеләү өчен кулланылган ислам төшенчәсе.
Мөэмин һәм мөслим терминнары арасында аерма
Мөэмин ия булырга тиешле сыйфатлар Коръәннең күп аятләрендә чын күңелдән иман иткәннәрнең бай рухи дөньясына ишарә иткән сыйфатлары тасвирлана:Какая группа мусульман относится к искренним верующим (муминин), о которых упоминается в нескольких аятах Священного Корана? Мөэминнәр ритуаль намазларны тиешлечә башкара. Алар мәҗбүри булган зәкят-садакасын түли һәм үз мал-мөлкәтләрен Аллаһ юлында куллана. Үзләренең барлык эшләрендә Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл итәләр. Мөэминнәр башкаларны яхшы юлларны сайларга, начарларга керешмәскә өндиләр. Буш һәм файдасыз эшләрдән ерак торалар. Алар пакъ, авыр гөнаһларны кылмый. Көфернең тормышларына кермәүне күзәтеп торалар. Аллаһы Тәгаләгә, Аның Рәсүленә буйсыналар, һәм һәрвакыт аларның боерганнарына итагәть итәләр. Аллаһы Тәгаләнең Җир йөзендәге урынбасары (хәлифә) дип яратылган акыллы кеше дәрәҗәсенә тугрылыклы булып яшиләр.
Мөэминнәр турында Коръәндә Әл-Мөэминүн сүрәсе — Коръәннең 23 нче сүрәсе, Мәккәдә иңдерелгән, 118 аяттән тора. Коръәндә Мөэмин сүзе 229 тапкыр кулланыла, , , , ., мәс.: «Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһуга тәүбә итегез, шаять дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз.» (24 :31).
Мөэминнәр турында Сөннәттә « Аллаһ Рәсүле (с.г.с.) әйткән: «Хакыйкый иман иясе (мөэмин) — кешеләр аның янында үзләрен имин һәм тыныч сизә алган берәү».
Искәрмәләр
Чыганаклар Ермаков Д.В. Мумин // Ислам: энциклопедический словарь / отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 171-172. Али-заде, А. А. Мумин : арх. 1 октября 2011 // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007.
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Әл-Мөэмин Коръәннең Әл-Мөэминүн сүрәсе (Ногмани )
Төркем:Ислам терминнары