Иске Әлмәт вулысы (, ) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Төньякта Биләр һәм Яңа Әдәмсу, көнчыгышта Иске Мукшы, көньяк-көнчыгышта Ягүрки, көньякта Иске Максимкин, көнбатышта Спас өязендәге Юхмачы, Әлки, Мораса вулыслары белән чиктәш булган (1890). 12 торак пунктта 15 522 кеше яшәгән.Списокъ селенiй Казанской губернiи (1908)

1930 елда бетерелә, территориясең күпчелеге төньякта Биләр районына, калганы көнчыгышта Аксубай, көньякта Октябрь районнырына кушыла.

Волость белән бәйле булган кешеләр Абруй Сәйфи (1890-1960) — педагог, журналист, тәрҗемәче, язучы. Әхмәтзәки Сафиуллин (1896-1994) — дин галиме, хәзрәт, күренекле педагог. Валентин Ерашов (1927-1999) — язучы. Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) (1886-1920) — беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе. Кыям Юлдашев (1890-1955) — җәдитче мөгаллим, шагыйрь. Лотфулла әл-Әлмәти (1832-1911) — каллиграф, картограф һәм ташбилгеләр язу остасы. Мәхмүтфуат Туктаров (1880-1938) — сәяси эшлекле, публицист, журналист. Михаил Сергеев (1924-1991) — Советлар Берлеге каһарманы (1945). Баһаветдин Кәбиров (1895―1965), 1923 елның июленнән 1925 елның августына кадәр волость башкарма комитеты рәисе.

Искәрмәләр

Төркем:Чистай өязе вулыслары Төркем:Чистай кантуны вулыслары