Владимир Иовлев, Владимир Александр улы Иовлев (ЙовлевТатарстан Республикасының Бөек Ватан сугышы мемориаль музее сайты, Иванов 13нче гвардия Ровно кавалерия дивизиясе офицерларын югалтулар исемлеге, 11нче юл, , 1920 елның 13 гыйнвары, Ташкәнт — 1944 елның 18 октябре, Маҗарстан, Дебрецен ) — Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган яугир, танк полкы ротасы командиры, Советлар Берлеге каһарманы (1945, вафатыннан соң). Сугышка кадәр Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында эшләгән, Бишбалта (Адмираллык) бистәсендә (Заверниха урамы, 20) Мемориал Великой Отечественной войны яшәгән.

Тәрҗемәи хәле 1920 елның 13 гыйнварында Ташкәнттә (вариант: Казанда) Татарстан в годы Великой Отечественной войны эшче гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Җиде сыйныф белем алганнан соң, Казанның «Урак һәм Чүкеч» заводында токарь булып эшләгән. 1940 елда Кызыл гаскәргә алына, Казан танк укуханәсендә танкист һөнәре ала. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Сызранда танк укуханәсен тәмамлаган (1942). 2нче Украина фронты 6нчы гвардия кавалерия корпусы 13нче гвардия кавалерия дивизиясе 250нче гвардия танк полкы ротасы командиры сыйфатында Маҗарстанда батырлык күрсәтә. Аның ротасы 1944 елның 8 октябрендә беренчеләрдән булып Дебрецен шәһәренә бәреп керә. 8-18 октябрьдә барган сугышларда гвардия капитаны Иовлев ротасы танкистлары дошманның 10 танкын, 6 тубын, 6 БТРын, 4 зенит тубын сафтан чыгара. Авыр яраланса да, Иовлев сафта кала. 1944 елның 18 октябрендә алган яраларыннан вафат була, Дебреценда җирләнә. 1945 елның 28 апрелендә (вафатыннан соң) Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге каһарманы (28.04.1945) ике Ленин ордены ике Кызыл Йолдыз ордены

Хәтер 2005 елда Казанның Урак һәм Чүкеч Клара Цеткин урамыннан Гладилов урамына кадәр өлешенә Иовлев урамы исеме бирелә.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Герои Советского Союза. Т. 1. М., 1987. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. Казан, 1990. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар В.А. Иовлев «Ватан каһарманнары» сайтында

Искәрмәләр

Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар Төркем:Татарстан Советлар Берлеге Каһарманнары Төркем:Танкистлар