Рамил Муллин, Рамил Хәмзә улы Муллин (1974 елның 10 мае, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы башлыгы һәм Түбән Кама мэры (2022―2025) (2021 елның 10 ноябреннән ― Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе, 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы), 2013―2021 елларда ― Татарстанның Мөслим муниципаль районы башлыгы. Медицина фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле 1974 елның 10 маенда Татарстан АССР Мөслим районы Мөслим авылында туган. «Табиб» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын (2008), «юрист» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын (2013), Идел буе дәүләт хезмәте академиясен (Сарытау, 2014) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1989—1991 — киномеханик.
1996—1998 — Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәре.
1998—2001 — Мөслим районы дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге санитар табибы.
2001—2003 — Мөслим районы сәламәтлек саклау бүлеге мөдире.
2003—2006 — Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча дәүләт санитар эпидемиологик күзәтү үзәге баш табибы.
2006—2010 — Түбән Кама районы башлыгы урынбасары.
2010—-2013 — Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең муниципаль контроль мәсьәләләре буенча урынбасары – административ техник контроль идарәсе башлыгы.
2013—-2021 — Мөслим муниципаль районы башлыгы.
2021 елдан ― Түбән Кама мэры (10 ноябрьдән ― Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына расланды. Азатлык радиосы, 10.11.2021, 4 октябрьдән ― район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы)Елена Рощупкина. Муллин возглавил исполком Нижнекамского района. Татар-информ, 4.10.2021.
2022―2025 елларда ― Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин бертавыштан Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы итеп сайланды. Татар-информ, 19.09.2022 Түбән Кама районы Башкарма комитетында Рамил Муллинның отставкасын расладылар. Татар-информ, 21.04.2025.
Эшләгән эшләре Район күләмендә бик күп социаль объектларга ремонт-реконструкция үткәрелә, яңалары төзелә: 2014 елда «Туган як» музее яңа бинага күчерелә. 2016 елда «Аргамак» ат комплексы сафка баса. Район үзәк хастаханәсе ремонт-реконструкция үткәннән соң яңадан ачыла. Сарман аграр көллияте филиалы бинасына капиталь ремонт үткәреләЗаманча уку йорты. 2017 елда Мөслим җәмигъ мәчете төзелеп бетә. 2017 елда спорт сарае ачыла. Юлларга асфальт түшәү, аларны яңа технологияләр нигезендә ремонтлау эшләре башкарылаМөслим – Актаныш юлында ремонт бара. Ике дистәгә якын мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайчандыр ташландык хәлдә яткан җирләр чистартылып, яңартылып, Пушкин скверы, «Курай» паркы, «Кояшлы Ык» ял итү зоналары төзелде «Казан утлары», 2017 ел, № 8. 2021 елның 3-4 июлендә Мөслимдә «Киләчәк» паркында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырылаГадел Әхмәтҗанов. Бөтенроссия авыл Сабан туенда дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Татар-информ, 4.07.2021. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале Тоткарлау 2025 елның 3 декабре көнне Муллинның Мөслимдәге өендә һәм аның Казандагы арендалап торган йортында тентү узган. 5 декабрьдә Яр Чаллы суды Рамил Муллинны 3 февральгә кадәр сак астына алу карары чыгарган. Аны ялган юл белән акча үзләштерү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнәләр. Тикшерү мәгълүматынча, сүз яңа контрактчыларны сугышка җәлеп итү өчен бүленгән акчаны үзләштерү турында бара. Җинаять эшендә күрсәтелгән зыян күләме 30 млн сум дип исәпләнә Суд Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны СИЗОга җибәрде. Татар-информ, 5.12.2025.
Искәрмәләр
Әдәбият Рамиль Муллин: «Созидая, мы получаем эффект аккумуляции радости» . «Строители Татарстана», 14.09.2015 Рамил Муллин: «Иң зур теләгем – район халкының тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү». «Казан утлары», 2017 ел, № 8.
Сылтамалар
Глава муниципального района Мөслим районы «Рәсми Татарстан» порталында Мөслим районының рәсми мәгълүмат сайты Р.Х. Муллин «Чикләрсез татарлар» сайтында
Моны да карагыз
Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Медицина фәннәре кандидатлары Төркем:Район башлыклары Төркем:Табиблар Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Мэрлар