Хафиз Осман улы Ишмәмәтов (, — , ) — атаклы мишәр җыр-бәетләрен башкаручы. Татар халык фольклорын саклаучы.

Тәрҗемәи хәл Балачагы һәм яшь чагы турында мәгълүматлар юк.

Оныгы Ләйлә Васильева сөйләгәнчә, Хафиз Ишмәмәтов инкыйлабка кадәр гаять бай кеше булган. Аның үзенең җирләре, йортлары, фабрикалары була. 1917 елда Мәскәүдә оешкан Мөселман халык комитеты эшчәнлегенә 500 сум хәер итә.

Большевиклар хакимияткә килгәч, бөтен байлыгын тартып алалар. Яшәгән квартирында (Мәскәүдә 1нче Коптельский тыкрык, Сухаревка бистәсе) үзенә бер бүлмә генә калдыралар. «ВО ВЦИОМ МЕНЯ ПРИГЛАСИЛ БОРИС АНДРЕЕВИЧ. БЫЛО ЭТО В САМОМ НАЧАЛЕ 1988 ГОДА»

Мәскәүдәге мехкомбинатта сортлаучы булып эшли. Бу бик тә җаваплы хезмәт, чөнки кыйммәтле тиреләрне сортларга аера белү өчен күп тәҗрибә кирәк.

Сталин репрессияләре корбаны. 1937 елның сентябрендә кулга алына, 8 октябрьдә, элекке сәүдәгәр, чит элемент буларак, Җинаять кодексының 58-10 маддәсе буенча 10 елга иректән мәхрүм ителә. АмурЛАГның Бурея ИТЛында тоткынлыкта була. 1956 елда реабилитацияләнә.Открытый список: Ишмаметов Хафис Османович (1892)

Иҗаты Борынгы җырларны саклаучыга беренче булып Бакый Урманче игътибар итә. 1930-нчы елларда ул аңардан «Аючы Дәүлү бәете»н өйрәнә. 1955 елда Хафиз Казанга кунакка килә. Әдәбиятчы Якуб Агишев рекомендациясе буенча аны Тел, әдәбият һәм тарих институты хезмәткәре Хәмит Ярми эзләп таба. Утызга якын җырны магнитофон тасмасына яздыра, текстларын язып ала. 1957 елда Хафиз институт чакыруы белән тагын Казанга килә. Бу юлы аңардан егермегә якын җыр язып алына. Үзе ишеткән, хәтерендә тоткан җырлардан башка, ул үзе дә җырлар һәм бәетләр иҗат итә.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондында ул башкарган кырыкка якын җыр һәм бәет саклана. Дүрт бәет З.Сәйдәшева һәм Х.Ярми чыгарган музыкаль һәм шигъри җыентыкка кергән. Бәетләр арасында «Солдат бәете», «Аючылар», «Азгын мулла бәете» аеруча игътибарга лаек.

Гаиләсе Беренче хатыны Сара (1896-1988) — сәүдәгәр Хәсән Баишев кызы. Хафиз тоткынлыкта чакта Б.Урманчега чыга. Иреккә чыккач, Хафиз Сараның сеңлесенә өйләнә. Улы Морат Ишмәмәтов (1925-90) — плакатчы-рәссам.Бакый мәхәббәт // Сөембикә. 2018.

Сылтамалар Җырчы Хафиз Ишмаметов // Х. Ярми. Галим һәм шәхес. Казан: ТКН, 2004. 84-85 б.

Искәрмәләр

Төркем:Репрессияләнгән татарлар Төркем:Бәет башкаручылар Төркем:Татар халык җырларын саклаучылар