Габдессаләм Габдерәхимев (Габдессәлам бине Габдерәхим бине Габдерахман бине Мөхәммәт, Габдессәлам бине Габдерәхим әл-Бөгелмәви, 1765 ел, Габдрахман, Уфа провинциясе, Ырынбур губернасы—30 гыйнвар 1840 ел, Балыклыкүл, Стәрлетамак өязе) — мөселман дин эшлеклесе, Ырынбур мөселман диния нәзарәтенең 2 нче мөфтие (1825—1840). Беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов 1824 елда вафат булгач, 1825 елда мөфти урынына билгеләнә.
Тәрҗемәи хәле
Шәкерт һәм мулла булган еллары
Габдессәлам Габдерәхимов бабасы исемен йөрткән Бөгелмә өязенең Габдрахман авылында 1775 елда типтәр мулла гаиләсендә туган. Туган ягы мөгаллимнәреннән беркадәр сабак укыганнан соң, Казан шәһәре ахуны Ибраһим Хуҗаши мәдрәсәсендә укый. Аннары Сәгыйть бистәсенә китеп, гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштерә, ләкин русча бик авырлык белән генә укый һәм сөйләшә торган була. Сәгыйть бистәсендә яшәгәндә Габдессәламгә хакимият вәкилләре игътибар итә. Шәкерт вакытында ук, казах даласына вак алышбиреш белән җибәреп, сәяси мәгълүмат туплауга җәлеп иткәннәр. Ырынбур Чик буе комиссиясе аны, шулай ук, тәрҗемәче буларак та файдаланган.
1799 елны Габдессәлам Ырынбур җәмигъ мәчетенә имам итеп билгеләнә. Чынлыкта, әле мәчет төзелмәгән була, ләкин 1786 елгы зур янгыннан соң сызылган яңа шәһәр планында мөселманнарга яшәү өчен бер квартал һәм анда мәчет буласы урын билгеләнә. Габдессәлам мулла Ырынбурда мәчет төзелсен өчен зур тырышлыклар куйган һәм шактый кыенлык аша узган. 1805 елның 14 августында Ырынбур каласы таш мәчетенә ахун һәм мөдәррис итеп билгеләнә. Бер ел узгач, Россия дәүләте өчен кылган хезмәтләре өчен Габдессәламгә жалованье билгеләнә. Бу хактагы нигезләмәдә Ырынбур генерал-губернаторы Г. С. Волконский елына 150 көмеш сум хезмәт хакы Габдессәламнең «яшерен хәбәр итүче» (тайный осведомитель) булганы өчен дип яза.
1814 елны Габдессәлам алтын медаль белән бүләкләнә, аның еллык хезмәт хакы 230 көмеш сумга күтәрелә. Ул 1817 елны түбән катлам вәкилләре түли торган җан башыннан салымнан азат ителә, тархан исеменә лаек була, хезмәт хакы 300 сумга җиткерелә. 1820 елны Ырынбур генерал-губернаторы кулыннан 100 сум премия ала.
Габдессәлам 1823—1824 елларда Кече җөз эшләре буенча оештырылган Ширгази Айчуваков җитәкләгән комиссия составында эшли. 1824 елда Россия хакимияте Кече җөздә хан дәрәҗәсен юкка чыгара. Соңгы хезмәте өчен Габдессәлам 1824 елда 500 сумлык сәгать белән бүләкләнә.
Габдессәлам мулла үзен казах ханнары һәм солтаннары белән уртак тел таба белгән оста дипломат итеп таныта. Мөдәррис буларак казна хисабына Ырынбурда яшәгән казах солтаннарының балаларына дини белем бирә. Балалар күңеле аша аталары күңеленә дә юл ачыла.
Оренбург мөселман диния нәзарәте рәисе вазифасындагы эшчәнлеге
Россия империясе хакимияте 1824 елны Мөхәммәтҗан Хөсәенов вафатыннан соң яңа мөфти эзли. Габдессәлам үзе язуынча, Ырынбурда император Александр I белән сөйләшү һәм падишаһта ул тудырган уңай тәэсир аңа мөфти итеп билгеләнүгә юл ачкан. 1825 елның 30 сентябрендә император Александр I указы белән ул мөфти вазифасына раслана. 1826 елның 15 февралендә Габдессәлам яңа җаваплы вазифа үтәүгә керешә. Мөхәммәтҗан Хөсәеневтан аермалы буларак, яңа мөфти Казан губернасы руханилары һәм байлары белән бик тиз уртак тел таба. Монда аның беркадәр вакыт Казан мәдрәсәсендә укыган булуы, иң мөһиме, Казан руханиларының лидеры ахун Ибраһим Хуҗаши белән якташ — күрше авылдан булуы мөһим роль уйный. Күрәсең, ахун аның әтисен, нәсел-нәсәбен белгән, һәм үзен дә мәдрәсәдә укыган вакытта яхшы исендә калдырган.
Мөфтинең Казан төбәге байлары белән элемтәләрнең хезмәттәшлеккә әверелүенең бер мөһим сәбәбе Уфа шәһәрендә мәчет төзү белән бәйле. Гадәттә, башта шәһәрдә татар җәмгыяте оеша, ир-ат халкы 200дән арткач кына, җәмгыять мәчет төзүгә алына торган була. Габдессәлам мөфти Уфа шәһәрендә бу тәртипне боза.
Мөселман җәмгыяте оешканчы һәм мулла билгеләнгәнче үк шәһәрдә ташмәчет калкып чыга. Мәчет төзергә рөхсәт сорап, мөфти Уфада беренче мөселман кварталын формалаштыра. 1828 елны хакимият тарафыннан аңа бирелгән планда хәзергә буш квартал үзәгендә мәчет, аның почмакларында уң якта өстә мөфти йорты урыны, сул якта мәчет хезмәткәрләре һәм мөсафир мөселманнар өчен торак урыны, тагын ике урында булачак биналарның исемнәре язылмаган була. Уфада мәхәллә һәм мулла булмау сәбәпле, җомга һәм гаетләрне Габдессәлам мөфти үзе башкарган, кайбер вакытта бу вазифаны казыйларга тапшырган.
1833 елда медицина файдасы турында фәтва белән чыгыш ясый, башкортларны һәм типтәрләрне медицина белеме алу өчен Казан университетына җибәрүгә ярдәм итәАзаматов Д. Д. «Ғәбдрәхимов Гәбдессәләм».
Мөфти 1840 елның 30 гыйнварында вафат була, Уфа шәһәренең мөселман зиратында җирләнә.
Гаилә хәле Габдессәламнең беренче хатыны туган авылы Габрахманнан ике чакрым ераклыкта урнашкан Тайсуган авылының мәшһүр галиме Габдерахман бине Туймөхәммәт кызы Мәрфуга була, Уфага күченгәч, иреннән алда дөньялыктан китә. Мөфти үлгәндә исә аның хатыны Фәхрибану Рәхмәтулла кызы була.
Габдессәламнең өч улы һәм дүрт кызы була. Олы улы Габдерәүф әтисе эшләгән Оренбургның беренче таш мәчетендә имам була, фарсы телен яхшы белә. 1825 елда Оренбургта ачылган Неплюев хәрби училищесы 1844 елны Оренбург Чик буе комиссиясе карамагыннан Хәрби министрлыкка бирелә. Габдерәүф ахун биредә Азия бүлегендә укучы мөселманнарга (казах солтаннары балаларын, башкорт-мещеряк гаскәреннән килгәннәргә) ислам нигезләрен укыта. 1843 елда ахунлыкны калдыргач та, шушы уку йортында 1860 елларга кадәр мөгаллимлек итүен туктатмый. 1881 елда вафат була.
Аның Хәбибулла исемле улы да шул Александр I төзеткән җәмигъ мәчеттә хатиб булып хезмәт итә.
Әхмәди исемле улы 1834 елда Уфаның мулласыз торган таш мәчетенә имам һәм өлкән ахун итеп раслана. Вазифасын калдырып, беркадәр вакыт Бохарада Күгелташ мәдрәсәсендә белем өсти. Әтисе үлгән елны кайтып, кабат имамлык вазифасына керешә. 1843 елны ахунлыктан азат ителә. Аннары Уфадан китеп, Мечтәй авылында җизнәсе хозурында яши һәм шунда вафат була.
Әхмәдинең ике улы кала: Мәһди Эстәрлетамак шәһәрендә яши һәм 1878 елны вафат була. Хәйдәр исемлесе турында мәгълүмат юк. Хатларында балаларына белем бирү турында борчылу чагыла, алар турында кайгыртып, уллары Габдерәүфкә һәм Гыйниятуллага хөкүмәттән тархан исеме алып бирә..
Искәрмәләр
Чыганаклар Азаматов Д. Д. «Ғәбдрәхимов Гәбдессәләм» И. К. Заһидуллин «Мәгърифәтче мөфти Габдессәлам Габдерәхимов»
Төркем:Мөфтиләр