https://de.wikipedia.org/wiki/Snooker| алман теленнән тәрҗемә нигез итеп алынды
Сну́кер (ингл. snooker, “тоткарлык” дигән мәгънәдәге сүз) — калталы бильярд уенының бер төре, бүген ул бигрәк тә Бөекбритания утрауларында, Кытайда һәм Көнбатыш Аурупада киң таралган. Снукер буенча дөнья чемпионаты ел саен сезон азагында (1977 елдан башлап), апрельнең икенче яртысыннан алып май башына кадәр гел бер урында үткәрелә — Англиянең Шеффилд шәһәрендәге “Крусибл” театрында. Һәм биредә 17 көн дәвамында спектакльләр куелмый, ә артистларның грим ясау бүлмәләре чемпионатта катнашучы снукерчыларның әзерләнү һәм ял итү урынына әверелә.
Уен тарихы
Снукер уенын Бөекбритания колониаль гаскәрләренең Җабалпур шәһәрендә (Һиндстан) хезмәт иткән төмәнбашы Невилл Чемберлен 1875 елда уйлап тапкан дип санала. Уен башында өстәлгә куелган 22 шарның унбише — кызыл шарлар, аларның снукер жаргонындагы атамасы нәкъ шундый. Сары, коңгырт, яшел, зәңгәр, алсу һәм кара төстәге алты шарны “төсле шарлар” дип атыйлар. Ак төстәге шар аткы буларак кулланыла. Баштарак уенда “төсле” шарлар дүртәү генә булган, 1890 елда тагын икене өстәгәннәр. 1919 елда BA&CC дип аталган оешма снукер уены кагыйдәләрен рәсми рәвештә раслаган. Беренче дөнья чемпионаты Бөекбританиянең Бирминһем шәһәрендә 1926-1927 нче еллар чигендә үткәрелгән. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр бу уенда Британия һәм Австралия уенчылары тулаем өстенлектә булган. 1950-1960 нчы елларда, финанслауның һәм оештыру эшләренең түбән дәрәҗәдә булуы аркасында, снукер уенының үсеше торгынлыкка тарый. 1970 нче елларда, снукер турнирларын телевизия каналлары аша күрсәтә башлыйлар, шул сәбәпле уенның үсешенә иганәчелек итүчеләр саны да арта һәм уен яңадан популяр булып китә. 1976-1977 нче елларда снукер уенчыларының дөньякүләм рәсми рейтингы төзелә. Снукер буенча иң зур һәм абруйлы ярышлар Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе (WPBSA) карамагында тора. Бу оешма яшүсмерләр, яшьләр һәм һәвәскәрләр арасында да саллы турнирлар үткәрә. Британия утрауларында, Аурупаның кыйтга өлешендәге илләрдә һәм Кытайда үткәрелә торган рейтинглы ярышлар мейн-тур дип атала. Шуларның өчесендә — дөнья һәм Бөекбритания беренчелекләрендә, Лондонда үткәрелә торган “Мастерс” турнирында — җиңеп чыга алган уенчыларны “Өч таҗ иясе” дип йөртәләр, моңа ирешү профессионаллар арасында иң дәрәҗәле казаныш дип санала. 1960-1988 нче елларда снукер Паралимпия уеннары програмына да кертелгән иде, ләкин Мәскәү Олимпиадасында (1980 елда) бу “буржуаз уен”га урын табылмады. Әйтергә кирәк, снукер уенының бер ярым гасырлык традицияләре спортчыларда һәм тамашачыларда әдәплелек, инсафлылык, гаделлек, кешелекле үзара мөнәсәбәтләр һәм сабырлык кебек күркәм гадәтләр тәрбияли. Биредә уенны алып баручы хөкемдарның абруе кагылгысыз. Уен вакытында аның белән һәм үзара бәхәсләшү кебек ямьсез күренешләр бөтенләй булмый. Алай гына да түгел, снукерчылар гадәттә үзләре уен кагыйдәләрен бозган һәм моны рефери сизми калган очракта да ялгыш ясауларын ирекле рәвештә таныйлар һәм бу хакта хөкемдарга хәбәр итәләр. Әйтик, 2020 елдагы дөнья беренчелегендә нәкъ шундый берничә вакыйга булды: уенчылар сугу ясар алдыннан аткыга ялгыш кагылып алган яки үз гәүдәсе белән берәр шарны урыныннан күчергән очракларда.
Уен кагыйдәләре
Уен башында 15 кызыл шар барысы бергә, пирамида рәвешендә урнаштырыла. Алты “төсле” шар өстәлнең билгеле бер урыннарына куела. Уенны башлап җибәрүче ак төстәге аткыны “болкер сызыгы” янындагы ярымтүгәрәктә үзе теләгәнчә урнаштыра. Уенчылар кызыл һәм “төсле” шарларны аткы белән чәкештереп, бер-бер артлы өстәл почмакларындагы һәм ике кырыендагы алты калтаның берсенә кертергә тиешләр. Калталарга кертелгән кызыл шарлар уеннан чыга, ә “төслеләре”, кызыл шарлар барысы да кертелеп беткәнче, уенга кире кайтарыла. “Төсле” шарларны һәрвакыт үзләренең башлангыч урынына куялар. Үз ноктасына төгәл итеп урнаштыру мөмкин булмаса, “төсле” шар кара, алсу, зәңгәр, коңгырт, яшел яки сары шар нокталарының берсендә (чират буенча, санап чыккан тәртиптә) урын ала. Бу нокталар да буш булмаса, шарны өстәлнең урта сызыгы буенча үз ноктасына мөмкин кадәр якынрак итеп урнаштыралар.
Снукер уены партияләре фрейм дип атала. Уен барышында шарларны калталарга кертә-кертә, иң күп балл җыйган көндәш фреймда җиңүче дип таныла. Шуннан соң шарлар чираттагы фреймны үткәрү өчен яңадан үз урыннарына куела. Көндәшләр фреймнарны бер-бер артлы чиратлашып башлый. Снукер матчы гадәттә так сандагы берничә фреймнан тора, аларның саны турнир регламенты буенча алдан ук билгеләнгән була. Әйтик, дөнья беренчелегендә финал уены 35 фреймга кадәр, ягъни көндәшләрнең берсе 18 фреймда җиңеп чыкканчы, дәвам итәргә мөмкин. Гадәти турнирларда беренче тур уеннары 7 яки 9 фреймнан тора. Бөтен шарларны калталарга кертеп бетергәч тә, фреймдагы исәп тигез булса, уен көндәшләрнең берсе өстәмә кара шарны керткәнче дәвам итә. Бу очракта кара шар алсу һәм кара шар нокталары арасында, кыл уртада урнаштырыла. Өстәмә уенны башлап җибәрүчене җирәбә атып билгелиләр. Төсе КыйммәтеКызыл1 баллСары2 баллЯшел3 баллКоңгырт4 баллЗәңгәр5 баллАлсу6 баллКара7 балл Калтага кертелгән шарларның “кыйммәте” (сул яктагы җәдвәлдә)
Снукер уенында, уенчыларның берсенә дә кызыл шарларны таратыбрак җибәрү кулай булмаса, пат халәте барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта, ике көндәшнең һәм рефериның үзара килешүе белән, фреймны яңадан башлыйлар. Яңадан уйнау тәкъдимен гадәттә рефери ясый. Бер фреймда иң күбе 147 балл җыярга мөмкин, мондый казаныш снукер телендә максималь брейк яки максималь серия дип атала. Ләкин бер генә кызыл шар да уеннан чыкмаган килеш “ирекле шар уены” дип аталган теоретик халәт барлыкка килсә, иң күбе 155 балл туплау ихтималы да бар. Ләкин бу очракта “ирекле шар” хисабына тупланган баллар максималь брейкка кертелми. Максималь сериягә ирешү өчен, уенчы башта кызыл шарларны гел кара шар белән генә алмаш-тилмәш кертеп бетерергә, соңыннан “төсле” шарларны да билгеләнгән тәртиптә калталарга төгәл юнәлтергә тиеш. Максималь брейк — профессионаллар арасында да бик сирәк ирешелә торган уңыш ул.
Уенның асылы һәм үзенчәлекләре
Уен максаты — уен кагыйдәләре нигезендә күбрәк шарны калталарга кертеп, һәр фреймда көндәшеңнән артыграк балл туплау. Снукер — бик интеллектуаль уен, уйнаучыларга һәрвакыт, уен барышын берничә йөрешкә алдан чамалап, төгәл план нигезендә алып барырга кирәк була. Снукер — “чыгышлар уены”. Снукер телендә чыгыш дип, аткының, тиешле шарны калтага керткәннән соң, чираттагы йөреш өчен мөмкин кадәр җайлырак урынга урнашуы атала. Снукер — серияле уен. Аткыны бер йөрештән икенчесенә күчкәндә тиешенчә һәм төгәл урнаштыра барып, бик озын серияләр үткәреп була. Снукер спортында уңышка ирешүнең төп сере бу. Бильярдның башка төрләреннән аермалы буларак, снукер өстәле зуррак һәм аның калталарының геометриясе дә бөтенләй үзгә. Бу исә уенчылардан махсус уен техникасын таләп итә. Снукер — джентельменнар уены. Гомуми этикетка, ярышучылар кигән кием-салымга, уен барышында үз үзеңне тотуга, үзара мөнәсәбәтләргә һәм хәтта тамашачыларга карата да катгый таләпләр куелган. Халыкара дәрәҗәдәге осталар гадәттә бер-берсенә дустанә мөнәсәбәтләрдә торалар. Көндәшнең бик уңышлы уен алымнарын хуплау да гадәти күренеш булып киткән. Снукерда рефери белән бәхәскә керү гадәтсезлек дип санала. Ялгыш киткән очракта шарларның элеккеге торышын кире кайтарганда да уенчыларның һәм рефериның гаделлеккә һәм төгәллеккә омтылышы беренче планда тора.
“Снукер теле”
Снукер уены атамаларының күбесе инглиз теленнән алынган. Кайсыберсен саф татар сүзләре белән дә билгеләргә мөмкин. • Алты шарлы снукер — уен комплектында 15 кызыл шар булган классик снукерның “кыскартылган” варианты: аңарда уен өстәленә 6 кызыл шар гына урнаштырыла. Алты шарлы снукер буенча да төрле турнирлар үткәрелә. • Аткы — ак төстәге шар, башка шарлар аның ярдәмендә калталарга кертелә. • Бәрдереп тарату — аткыны, тиешле шарны калтага керткәннән соң, начар позициядә яисә тыгыз төркем булып урнашкан башка шарларны яхшырак урынга күчерү яки бер-берсеннән аеру максаты белән шул шарларга китереп бәрдерү. • Брейк — уенчының өзлексез рәвештә бер-бер артлы ясаган уңышлы һөҗүмнәре һәм шулар нәтиҗәсендә тупланган баллар саны. • Болкер сызыгы (ингл. baulk line) — өстәл озынлыгының дүртән бер өлешен бүлеп алучы аркылы сызык; уен башында аңардагы махсус нокталарга сары, коңгырт һәм яшел шарлар урнаштырыла; ак шар (аткы) башлангыч сугу алдыннан шуның артындагы ярымтүгәрәккә (аны “D секторы” дип тә атыйлар) куела. • Винт — аткыны бильярд таягы (кий) белән сугып, тиешенчә бөтерелдереп җибәрү алымы. Уенда аскы, өске, уң һәм сул винтлар киң кулланыла. Бу алым ярдәмендә аткының уйнала торган шар белән бәрелгәннән соңгы траекториясен тиешенчә үзгәртеп була. Ә менә шарны бильярдның башка төрләрендәге кебек сикертеп (очыртып) җибәрү алымы снукерда тыелган. • Дабл — дуплет (шарны турыдан-туры түгел, ә өстәлнең ян яктагы яки каршы тарафтагы кырыена бәрдереп калтага кертү). • Дабл-кисс — калтага кертелергә тиешле шарның аткы белән кабат бәрелешүе. • Заказлы шар — уен кагыйдәләре таләп иткән очракларда, уенчы уйнарга ният иткән шар (инглизчә — called ball). Бу хакта уенчы реферига алдан ук хәбәр итәргә тиеш була. • Заказлы калта — уен кагыйдәләре таләп иткән очракларда, уенчы теге яки бу шарны кертергә теләгән калта (инглизчә — called pocket). Бу хакта уенчы реферига алдан ук хәбәр итәргә тиеш була. • Кикс — аткыга таяк белән уңышсыз сугу. • Кластер — ике яки күбрәк шарның таратып җибәрелмәгән килеш, бер-берсенә ябышып торган халәте. • Клиренс — “өстәлне чистарту”, бөтен шарларны калталарга кертеп бетерү. • Тотал клиренс — бөтен шарларны, беренчесеннән башлап соңгысына кадәр, бер үк серия барышында калталарга кертеп бетерү. • Кистерешле сугу — уйнала торган шарны теге яки бу якка таба тиешле юнәлештә кузгатып җибәрү өчен аткы белән орынма бәрү алымы. • Кросс-дабл — аткы һәм аның аша сугылган шар траекторияләренең кисешүе; шундый сугу ярдәмендә уйнала торган шарны каршы яктагы калтага кертү. • Кулдагы шар — көндәшнең ялгышыннан соң каршы як тарафыннан болкер ярымтүгәрәгенең (“D секторы”ның) теләсә кайсы ноктасына куеп уйнала торган аткы (инглизчә — ball in hand). • Кьюинг — бильярд таягын куллану алымнары. • Кэннон — аткының башка шарлар белән көтелмәгән яки алдан уйланылган бәрелеше. • Максимум — бер сериядә тупларга мөмкин булган иң күп баллар санына ирешү — 147 балл җыю. Моның өчен башта 15 кызыл шарны да кара шар аша чиратлаштырып кертеп бетерергә (15х1+15х7=120 балл), соңыннан өстәлдә калган ”төсле шарлар”ны да калталарга юлларга кирәк (2+3+4+5+6+7=27 балл). Уен башында “ирекле шар” игълан ителгән очракта, 155 балл тупларга мөмкин, ләкин “максимум” буларак, барыбер 147 балл исәпләнә. • Мисс — ялгыш җибәрү, аткының уйналырга тиешле шарга кагылмыйча үтүе. • Уйнап кире кайтару — теге яки бу шарны калтага кертү өчен түгел, ә аткыны көндәш өчен җайсызрак урынга җибәрү яки “снукер халәте” барлыкка китерү максатыннан ясалган бәрелеш. • Плант — уйналырга тиешле, әмма аткыдан яшерен торышта булган кызыл шарны шул ук төстәге башка шарлар аша бәрдереп калтага кертү. • Кисештерү — аткыны, уйнала торган шар башка юнәлештә китсен өчен, бу шар белән аның үзәгеннән читтәрәк бәрдерү. • Ре-рек — уенны нәтиҗәле сугулар аша дәвам иттерү мөмкин булмаган очракта (пат халәтендә), фреймны үткәрелмәгән дип санап, яңа фрейм игълан итү. Ре-рекны, уенчылар нәтиҗәле сугу үткәрергә базмаган очракта, рефери үзе генә дә игълан итә ала. Ике уенчының үзара килешеп фреймны яңадан башлау үтенече дә кабул ителергә мөмкин. • Кара ре-рек — фрейм тәмамлангач исәп тигез булса, җиңүчене ачыклар өчен, бердәнбер кара шарны калтага кертү өчен уйнау. Башта җирәбә үткәрелә, аны откан уенчы йә үзе уенны башлый, йә беренче сугуны көндәшенә тапшыра. • Рест (спайдер-рест, “аккош муены”) — аткыга кул җитмәгәндә снукер таягын куеп уйнау өчен махсус җайланма.