Мәликә Разакова, Мәликә Мәхмүт кызы Разакова (, 1985 елның 1 ноябре, ССРБ, Үзбәкстан ССР, Каршы) — кино һәм эстрада актеры, җырчы (сопрано), Татарстанның (2017), Башкортстанның (2022) һәм Россия Федерациясенең (2024) атказанган артисты, «Татар җыры» фестиваленың «Алтын барс» призы иясе (2003, 2004 һ.б.). 2000 елдан һөнәри җырчы. Җырларын унлап телдә, шул исәптән, татар, рус, башкорт, үзбәк, төрек, инглиз һ.б. телләрдә башкара.

Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестры () солистыВ Республике Татарстан в честь 15-летия отрядов мобильных особого назначения с концертами выступил Образцово-показательный оркестр ВНГ России. Управление Федеральной службы войск национальной гвардии Российской Федерации по Республике Татарстан (Татарстану), 15.01.2020

Тәрҗемәи хәле

1985 елның 1 ноябрендә Үзбәкстанның Каршы шәһәрендә музыка сөюче гаиләдә туган. Бабасы Мәхмүт Госманов — җырчы һәм музыкант, әбисе Миңлекамал Ихсанова — җырчы һәм музыкант, әтисе Мәхмүт Разаков — композитор, җырчы, музыкант – мультиинструментчы, әнисе Гөлсинә Госманова — музыкант (виолончельдә һәм аккордеонда уйнаучы), Мәликәнең продюсеры.

Әнисе белән 1998 елда Уфага, 2000 елда Казанга күчеп килгән.

Сәхнәгә беренче тапкыр 5 яшендә Карши шәһәрендә (Үзбәкстан) яшүсмерләр арасында үткән бәйгедә чыга.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының ялгыз җырлау бүлеген (укытучысы — РФ халык артисты профессор Венера Ганиева), РАТИ-ГИТИС ның драма театры һәм кино актеры факультетын (2013, остазлары — Владимир Андреев, А. Шейнин) тәмамлаган Казанская певица снялась в российском сериале «Единственный мужчина». «Комсомольская правда», 05.10.2010Мәликә. Татар чәчәге кайда?.

РФ (мәсәлән, «Главная сцена» телевизион проекты (2015), «Новая волна-2017» халыкара җыр бәйгесе) һәм дөнья күләмендәге төрле конкурсларда катнаша Мәликә «Главная сцена» сәхнәсендә чыгыш ясады. «Самара татарлары,» 12.10.2015Җырчы Мәликә халыкара җыр бәйгесенең ярымфиналына чыккан. «Мәйдан».

Фильмография 2010 — «Единственный мужчина» (; мелодрама, сериал) — тәрҗемәче Туан. «Единственный мужчина». Информация о фильме. Энциклопедия сайта Кино-театр.РУ, 22.02.2011 Малика Разакова. HDKino.cc - Фильмы онлайн hd

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2024 ― Россия Федерациясенең атказанган артистыГенерал-полковник Алексей Воробьев вручил государственные награды работникам культуры и искусства Росгвардии. Новости Росгвардии, 24.05.2024 2022 ― Башкортстан Республикасының атказанган артистыЛейла Аралбаева. Работников культуры Башкортостана перед Новым годом наградили почетными званиями. ИА «Башинформ», 30.12.2022 2017 ― Татарстан Республикасының атказанган артисты«Исем бирделәр». «Акчарлак», 30.11.2017 2004 ― «Татар җыры» фестивале лауреаты 2003 ― «Татар җыры» фестивале лауреаты 2000 ― «Урал моңы» фестивале лауреаты

Искәрмәләр

Сылтамалар

Малика Разакова. SferaKino.Ru Вконтактеда «Мәликә иҗатын сөючеләр төркеме» сәхифәсе Мәликәнең «Классташлар» порталындагы сәхифәсе Татар эстрадасының җиде иң чибәр җырчы кәләше. «Саба таңнары», 22.07.2016 Байбулат Дәүләт. Мәликә табылды! Ул Азатлыкта. Азатлык Радиосы, 28.07.2009

Моны да карагыз

Төркем:Татар җырчылары Төркем:Россия кино артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Үзбәкстан татарлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары