Шәфикъ Әпсәләмев (Шәфикъ Гафиятулла улы Әпсәләмев, , — , ) — СССР сәясәт эшлеклесе, БК(б)Фнең Кукмара (1937) һәм Югары Ослан (1939) район кәмититләренең беренче сәркатибе, ТАССР игенчелек халык комиссары (1937). Биографиясе 1906 елда Чистайда туган. Икенче мәгълүмат буенча, Пермь губернасының Чусовой бистәсендә туган. Чистай балалар йортында тәрбияләнгән.
1922 елда ВЛКСМ сафларына керә, 1926 елдан — ВКП(б) әгъзасы. 1928-1931 елларда РКК сафларында хезмәт итә. Хәрби хезмәтеннән соң Татар коммунистия университетын тәмамлый, Саба машина-трактор станциясенең Полит бүлеге башлыгы булып эшли.
1937 елның апреленнән ноябренә кадәр ВКП(б) Кукмара райкомының беренче секретаре. 1939 елда - Югары Ослан райкомының беренче секретаре. 1937 елда Татарстан АССРның игенчелек халык комиссары вазифасына билгеләнә.
1937 елның 12 декабрендә (Чистай округы буенча) сайлаулар нәтиҗәсендә Татарстан АССРдан 1 нче чакырылыш СССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Бер үк вакытта Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.
1938 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең зооинженерлар факультетына укырга керә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән Казанның Мәскәү районы Хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла; 12 нче ат-артиллерия дивизиясенең өлкән политругы вазифасында эшли. 1941 елның 29 декабрендә авыр яраланып, 1942 елның башында вафат була. Козельскида, шәһәр скверында туганнар каберлегендә җирләнгән.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Список в Справочнике по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898—1991