Равил Афраим улы Кузюров ( яки , 1973 елның 9 гыйнвары, ТАССР, Аксубай) – 2018 елның 8 февраленнән ТР урман хуҗалыгы министры. 2013-2018 елларда ТР Нурлат районы башлыгы.
Тәрҗемәи хәле 1973 елның 9 гыйнварында Татарстан АССР Аксубай эшчеләр бистәсендә (1973 елдан штб) туган. «-төзүче–технолог» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясен (2001) тәмамлаганНурлатта яңа башлык. «Дәүләт хезмәтендә идарә итү эшчәнлеген планлаштыру һәм оештыруның заманча ысуллары» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетында (2012), «Менеджментның заманча технологияләре һәм аларны дәүләт идарәсен үзгәртеп коруда файдалану» белгечлеге буенча Саклык банкының Корпоратив университетында (2016) укыган. 2015 елда Мәскәүнең «Сколково» идарә итү мәктәбендә һәм КФУда белемен күтәргән. 2015 елда Сингапурда һәм 2016 елда Австриядә стажировка үткән.
Хезмәт юлы 1990-1991 елларда ДОСААФның Аксубай район комитеты инструкторы.
1991-1993 елларда хәрби хезмәттә.
1994 елда Әлмәттә «Востокмонтажгаз» трестының 5нче махсус идарәсе монтажнигы.
1995-2005 елларда шәхси эшмәкәр.
2006-2007 елларда Аксубай районы башкарма комитетының «Муниципаль заказ хезмәте» оешмасы генераль директоры.
2007 елда Аксубай районы башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге башлыгы.
2008-2010 елларда Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары.
2010-2011 елларда ТР президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе.
2011-2013 елларда ТР экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары.
2013-2018 елларда Нурлат районы һәм шәһәре башлыгы.
2018 елның 8 февраленнән ТР урман хуҗалыгы министрыРавил Кузюровны урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына тәкъдим иттеләр. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы, 8.02.2018.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2012 ― «РФ табигатьне саклау отличнигы» билгесе 2016 ― «Хәрби берлекне ныгыткан өчен» медале 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены медале ― республика урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Миңнеханов Кузюровны «Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләде. Татар-информ, 11.01.2023 2023 ― II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале ― ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен Указ Президента Российской Федерации от 10.07.2023 № 512
Гаиләсе Өйләнгән, ике улы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Нурлат районы рәсми сайты Динара Прокопьева. Молодые и амбициозные: три новых министра Татарстана . Сетевое издание «События», 08.02.2018 Р. А. Кузюров «Чикләрсез татарлар» порталында Бердәм Россия фиркасенең төбәк бүлекчәсе сайты
Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Район башлыклары Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Татарстанның урман хуҗалыгы министрлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр