Әгъзам Гобәйдуллин, Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин (, — , ) — дәүләт эшлеклесе, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары, 1 нче урынбасары (1992-1995), Мамадыш районы башлыгы (1995-1998), ТР президенты аппараты җитәкчесе (1998-2005), ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе (2012-2017), ТР муниципаль берәмлекләр шурасы рәисе. РФ Федерация шурасы әгъзасы (2005-2012), ТР ДШ депутаты (2000-2004). Биографиясе Э.С. Гобәйдуллин 1953 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. Казан ветеринария институтында укый, 1975 елда Югары Ослан районының «Знамя Ленина» совхозының баш зоотехнигы булып эшли.

Шуннан соң Яшел Үзән районы хуҗалыкларында һәм предприятиеләрендә төрле җитәкче вазифаларда эшләгән (1976-1981 елларда — «Комсомолец» колхозының баш зоотехнигы; 1981-1986 елларда — «Искра» колхозы рәисе; 1986-1990 елларда — район Агросәнәгать берләшмәсе рәисе, район Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары; 1991-1992 елларда — район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары). 1992-1995 елларда министр урынбасары, аннан соң ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазифасын билиМинистерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан.

Вазифадан киткәннән соң Мамадыш районы администрациясен һәм район Советын җитәкли, ә 1998 елда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе була.

2005 елның апреленнән-Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы-Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органыннан вәкил.

2012 елның 14 сентябрендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе составына билгеләнде. 2012 елның 25 сентябреннән-аның рәисе. Гаиләсе Өйләнгән, улы (Илфан), ике кызы (Лилия һәм Ленара), ике оныгы (Рамина һәм Риана), шулай ук дүрт оныгы (Илнар, Искәндәр, Чынгызхан һәм Артур) бар. Бүләкләре Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. СССРның спорт мастеры, Көрәш буенча РСФСРның спорт мастеры, Көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы.

Дуслык ордены, «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә», «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медальләре, «2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашканы өчен» статистика буенча РФ Дәүләт комитетының күкрәк билгесе, ике тапкыр (2000 һәм 2004 еллар) Россия Федерациясе Президенты В.Путинның Россия Федерациясе Президенты сайлаулары буенча сайлау кампаниясендә актив катнашканы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

2005 елда «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» юбилей медале белән бүләкләнгән. 2023 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены ― Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге алып баруы өчен Котлыйбыз! Ватаным Татарстан, № 101 18.07.2023, 3нче бит Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Совет Федерации Губайдуллин Экзам Саматович

Моны да карагыз

Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары