Айбаш мәчете () ― Татарстанның Биектау районы Айбаш авылында 2026 елның 20 мартында реставрациядән соң ачылган уникаль агач мәчет. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты ― «XX гасыр башы мәчете». ТР МДН Биектау районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих Олы Айбаш авылына Казан ханлыгы чорында нигез салынган. Мәхәллә 1590-еллар тирәсендә барлыкка килгән (1909 елгы «Казан губернасы мөселман мәхәлләләре ведомостьлары» мәгълүматлары буенча). 1859 ел мәгълүматларында күрсәтелгәнчә, Казан губернасы Казан өязенә караган авылда 78 хуҗалык булып, аларда 317 ир-ат һәм 338 хатын-кыз яшәгән. Авылда бер мәчет булган. 1878 елда авыл Олы Айбаш дип искә алынган. Андагы 140 йортта ислам динендәге 410 ир-ат һәм 374 хатын-кыз көн иткән. Авылда мәчет, XVI гасырдан билгеле мәдрәсә эшләгән Айбаш. Татарская энциклопедия TATARICA.

XX гасыр башында мәхәлләнең 183 хуҗалыгында 548 ир-ат һәм 555 хатын-кыз исәпләнгән. Мәхәллә мәдрәсәсендә 55 ир бала һәм 48 кыз бала укыган.

Мәчетнең тарихы 1864 елда салынган мәчеттән башланган. XX гасыр башында әлеге мәчет урынына яңа бина төзелгән. 1930-елларда мәчетнең манарасы киселми калган. Совет чорында (1920―1990 елларда) бина клуб итеп файдаланылган. 1981 елда элекке мәчет бинасына дәүләт хисабыннан ремонт ясалган. 1993 елда мәчет мөселманнарга кире кайтарылган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1993 ел, 28 гыйнварда чыккан 39нчы карары нигезендә дәүләт саклавына куелган.

Тасвирлама Айбаш авылы мәчете берничә заллы һәм манарасы түбәгә урнаштырылган мәчетләрдән санала. Бинаның гомуми мәйданы ― 312 кв.м., манарасы ― 26 метр биеклектә. Үзенчәлекле архитектурага ия татар мәчете мөселман гыйбадәтханәләренең энҗе бөртеге булып тора. Россия төбәкләренең совет чорыннан соң күп кенә заманча агач мәчетләре аның үрнәгендә төзелгәнАйбаш мәчетендә Ураза гаете. «Мәдәни җомга», № 11 (1580), 27.03.2026. ― б.19.

Реставрация Еллар узу белән манара нигезе черегән, 1994 елда уздырылган өлешчә ремонт та ярдәм итмәгән. 2022 елгы давылдан соң манара авып төшкән. Татарстан Рәисе йөкләмәсе буенча бина консервацияләнгән һәм 2023 елда аны реставрацияләү эшләре башланган.

Фәнни-проект документациясе «Мәдәниятне үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләнгән (5 млн сумлык бюджет акчалары проектлау этабында гына файдаланылган). Мәчетнең тышкы күренешен мөмкин кадәр беренчел халәтенә якын итеп торгызырга тырышканнар, детальләр өстендә эшләгәндә архив фоторәсемнәрен кулланганнар. Төзекләндерү барышында мәчетнең нигезе ныгытылган, бура һәм баганалар араланган, терәк корылмалар, бинаның тышкы ягы һәм түбә тулысынча алмаштырылган, яңа манара куелганБиектауда Гаеткә реставрациядән соң тарихи Айбаш мәчете ачылды. ТР МДН, 20.03.2026.

Реставрация эшләре хәйриячеләр ― рухи мирасны саклауны үзләренең шәхси эше дип санаган битараф булмаган кешеләр исәбенә башкарылган: 70 млн сум акча җыелган. Территория төзекләндерелгән, тәһарәтханә төзелгән. Бина эчендә барлык уңайлыклар булдырылган. Төзекләндерү эшләре Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән башкарылган. Мәчетнең яңартылуы ― реставраторлар, төзүчеләр, дин әһелләре һәм авыл халкының бергәләп башкарган хезмәте нәтиҗәсеУраза гаете көнне Айбаш авылында яңартылган уникаль агач мәчет ачылачак. Интертат, 19.03.2026.

Ачылу 2026 елның 18 февралендә, Рамазан ае башланыр алдыннан, мәчет манарасына ярымай куелганСирина Васильева. Символ веры вернулся: в Высокогорском районе восстановили вековую мечеть к Рамазану. ТНВ, 19.02.2026, VK Видео.

Реставрациядән соң тарихи мәчетне ачу чарасы Ураза гаете көнне ― 20 мартта, иртәнге 7:00 сәгатьтә башланган. Мәчетнең икенче катындагы өч өлешле киң намаз бүлмәсендә Ураза гаете вәгазен һәм намазын ТР МДН рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәргән. Бәйрәм намазында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашканКамилә Билалова. Рамазанга кадәр без нәфес колы идек, ә хәзер – ирекле: Айбаш мәчетендә Гает намазы укылды. Татар-информ, 20.03.2026. Айбаш авылы мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры ТНВ каналы трансляцияләгән Прямая трансляция праздничного намаза из мечети села Айбаш.

Мәчетнең имам-хатыйбы Дамир хәзрәт Хәбибуллин.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар Айбаш. Татарская энциклопедия TATARICA Биектауда Гаеткә реставрациядән соң тарихи Айбаш мәчете ачылды. ТР МДН, 20.03.2026 Булат Низамиев. Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәмен Биектау районы Айбаш авылының төзекләндерелгән мәчетендә каршы алды. Рәсми Татарстан, 20.03.2026

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2026 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Биектау районы мәчетләре