Шәфига Әфәндезадә ( ; 19 май 1883 ел, Ацкури, Тифлис губернасы — 29 июль 1959 ел, Бакы) — Әзербайҗандагы хатын-кызлар хокуклары хәрәкәте активисты, укытучы һәм журналист. Төрле басмаларда, шул исәптән «Ишиг», һәм «Әзербайҗан» газетасында һәм «Шарг гадини» журналында хатын-кызлар хокукларын һәм ирекләрен яклау турында күп санлы мәкаләләр авторы. Әзербайҗандагы беренче хатын-кызлар клубы булган Али Бәйрәмов клубын оештыруда актив катнаша.
Ул беренче азәрбайҗан хатын-кыз журналисты һәм публицисты, шулай ук Закавказьеда азәрбайҗан телен укыткан беренче укытучыларның берсе һәм Әзербайҗан Демократик Республикасы парламентының беренче хатын-кыз хезмәткәре була.
Биографиясе Шәфига Әфәдезадә 1883 елның 19 мартында Тифлис губернасының Ахалцих өйәзе Ацкури авылында педагог Хафиз Мөхәммәдәмин Шәехзадә гаиләсендә туган. Башлангыч белемне өйдә, кече сеңлесе белән бергә ала. 1896 елда аның гаиләсе Нухага күченә, анда 14 яшендә Шәфига әтисе тарафыннан кызлар өчен булдырылган сыйныфта укыта башлый Соңрак ул Кавказ дини шурасында һәм Бакыдагы III Александр малайлар гимназиясендә имтиханнар тапшыра, башлангыч мәктәпләрдә төрек теле һәм шәригать кануннарын укыткан өчен сертификат ала. 1901 елда ул Тифлистагы Кавказ мөселманнары идарәcе укытучы дипломы ала һәм шул ук елны Хаҗи Зейналабдин Тагиев нигез салган императрица Александра исемендәге Россия мөселман кызлары өчен интернат мәктәбендә әзербайҗан телен укыта башлый. Соңрак ул әзербайҗан телен актив өйрәнә; фарсы, рус һәм гарәп телләрен, шулай ук классик көнчыгыш әдәбиятын өйрәнә. Шулай ук хатын-кызлар педагогия көллиятендә дә дәресләр укыта.
Шәфига укытучы Әләддин Әфәндиевкә кейәүгә чыккан, аларның ике улы булган: Әдил (1907 елда туган) һәм Фуад (1909 елда туган). 1918 елның мартында Шәфига Әфәндизадә гаиләсе белән август ахырында Бакынан китеп, Ахалцихега аннан Истанбулга күченгән. Сәяхәт вакытында ул ире һәм сеңлесен югалткан. Шәфига 1919 елның апрелендә Бакыга кайта.
Карьерасы Ул журналистик карьерасын 1903 елда «Шәрги-Рус» газетасының 7нче санында бастырылган «Maarifpərvər rüf'ətli Məhəmməd Ağa Şaxtaxtinski hüzurialilərinə» («Маарифпәрвәр рүфәтле Мәхәммәд Ага Шахтахтински хөзриләренә») дигән мәкалә белән башлый. Карьерасы дәвамында үзенең әдәби әсәрләрен дә бастырып чыгара, басмалар белән хезмәттәшлек итә, шул чорның иҗтимагый һәм сәяси тормышындагы мөһим вакыйгалар турында хәбәр итә, хатын-кызлар хокуклары һәм җәберләү, качаклар проблемалары, балаларны укыту һәм тәрбияләү, мәктәп тормышы һәм башка мөһим мәсьәләләр турында фикер алыша.
1906 елда ул Бакыда узган Әзербайҗан укытучыларының Беренче съездында катнаша. Гаилә шартлары аркасында, ул 1907—1909 еллар арасында укытучылык эшеннән тәнәфес ала. 1909—1911 елларда ул Беренче рус-татар кызлар мәктәбендә әзербайҗан теле укытучысы булып карьерасын дәвам итә, ә 1911—1918 елларда шул ук вазифада II рус-татар кызлар мәктәбендә эшли. Әфәндизадә һәм аның дусты Сәкинә Ахундзадә драма клубы оештыралар, кызларга театр мәдәнияте һәм актёрлык турында мәгълүмат бирәләр, шулай ук аларны заманча матбугат яңалыклары белән таныштыралар.
1914 елда ул «Ике ятим яки Кәрим җәмгыяте» дигән китап бастырып чыгара. Аның хикәяләре балалар тормышының төрле якларын яктырта һәм шул чор матбугат чараларында басылып чыга. Гарәп, фарсы һәм рус телләрендә иркен сөйләшә белгәнлектән, берничә әсәрен һәм мәкаләсен тәрҗемә итә. 1916 елда Җәлил Мәмәдкулизадның мәшһүр «Мәетләр» әсәренә беренче рецензияне Шәфига Әфәндезадә язган. Ул пьеса турында «Ачык сүз» газетасында мәкалә яза.
1917 елның апрелендә Бакыдагы Исмәгыйлия бинасында Кавказ мөселманнары съезды уза. Төрле социаль катлам вәкилләре белән беррәттән, анда нибары өч хатын-кыз катнаша: Сара Талышинская, Шәфига Әфәндизадә һәм Сара Вәзирова. Аның чыгышы бәхәсләр тудырда, чөнки ул көнчыгыш хатын-кызларының белеме, хатын-кызлар мәктәпләре һәм театрлар ачу мәсьәләләрен тикшерә.
1919 елда Истанбулдан кайткач, Шәфига Әфәндезадә " Әзербайҗан " газетасы редакция советы әгъзасы була. Аның «Təşkilatın qadınlara təsiri» дип аталган мәкаләсе газетаның Әзербайҗан Демократик Республикасының юбилеена багышланган 190 нчы санында басылып чыга. Бу вакыт эчендә ул республика парламентының барлык чараларында катнаша, сессияләрдә стенографист буларак язмалар алып бара. 1919 елның 21 июлендә ӘДР Парламенты тарафыннан Конституция кабул ителү белән, Әзербайҗан хатын-кызлары беренче тапкыр дәүләт идарәсе вазифаларын биләү хокукына ия булалар. Парламент гражданлык актларын теркәү бюросының алты хезмәткәре хатын-кыз була, һәм Шәфига Әфәндезадә гражданлык актларын теркәү бюросы директоры ярдәмчесе итеп билгеләнә.
Совет чорында ул 1920 елда Али Бәйрәмов клубын оештыруда актив катнаша, анда ул шулай ук курслар да алып бара. 1920 елдан 1926 елга кадәр ул Дарюмуэллиматта (хатын-кыз укытучылар әзерләүче педагогия училищесы) укытучы булып эшли . Бу елларда ул укытучылык вазифалары белән беррәттән журналистик эш белән дә шөгыльләнә. 1923 елда ул «Шәрык гадәти» журналының редакция советы әгъзасы итеп сайлана, аның мөхәррире һәм әдәби бүлек мөдире вазифаларын башкара. Шәфига Әфәндезадә 1923 елда Әзербайҗан ССР Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы итеп билгеләнә.
1932 елга кадәр ул укыту эшендә актив катнаша, Кавказда, Мәскәүдә һәм Әзербайҗан ССР буенча үткәрелгән хатын-кызлар конференцияләрендә һәм съездларында чыгыш ясый. Аның укучылары арасында Айна Солтанова һәм Мирварид Дилбази кебек танылган шәхесләр була.
Үлеме Ул 1959 елның 29 июлендә Бакыда вафат була.
Хәтер Бакыдагы 13 нче гомуми белем бирү мәктәбенә Шәфига Әфәндезадә хөрмәтенә исем бирелгән.
Әдәбият
Искәрмәләр
Төркем:Азәрбайҗанның феминизм эшлеклеләре Төркем:Азәрбайҗан публицистлары Төркем:Бакыда вафатлар Төркем:1959 елда вафатлар Төркем:29 июль көнне вафатлар Төркем:1883 елда туганнар Төркем:19 май көнне туганнар