Камил Шамил улы Муллин (1994 елның 5 гыйнвары, ) — Россия һөнәри футболчысы. «Ротор» клубы һөҗүмчесе.
Тормыш юлы Камил Муллин 1994 елның 5 гыйнварында Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар, тамырлары Нижгар өлкәсенең Кучкай Пожары авылыннан.
Мәскәүнең «Смена» мәктәбендә тәрбияләнүче. «Локомотив» (Мәскәү) футбол клубы академиясен тәмамлый. «Локомотив»ның яшьләр составы өчен 2012/13 һәм 2013/14 елларда ил беренчелегенең ике тулы булмаган сезоны дәвамында рәсми матчларда кырга 47 тапкыр чыгып көндәшләр капкасына 20 туп кертәПрофиль Муллина на сайте sportbox.ru. 2012/13 сезонында 15 туп кертеп яшьләр беренчелегенең иң яхшы бомбардиры була.
2012 елның 26 сентябре 2012/13 сезонында беренче тапкыр Мәскәүнең «Локомотив» командасы өчен рәсми матчта Россия кубогының 1/16 матчында Армавирның «Торпедо»га каршы матчта чыга. «Локомотив»ның төп командасы өчен күбрәк уйный алмый. Казанның «Рубин» клубын, моңа кадәр «Локомотив» дубле тренеры булып озак эшләгән, Ринат Билалетдинов җитәкләгәннән соң, Муллин Казан клубына күчә. Контракт 2014 елның 1 февралендә 4,5 елга төзелгән. «Рубин» составында 2013-14 УЕФА Аурупа лигасының 1/16 финал матчында Испаниянең «Бетис» командасына каршы дебют ясый. 2015 елның 15 февралендә «Рубин» Камилне Саратовның «Сокол» клубына сезон ахырына кадәр арендага бирә. 2015 елның 26 августында «Сокол» яңадан арендага ала.
2017 елның август ахырында «Рубин»га әйләнеп кайтаМуллин вернулся в «Рубин». 2018 елның февраль аенда «Тюмень»гә күчәВоспитанник «Локомотива» сменил «Рубин» на «Тюмень». 2018 елның июлендә «Ротор» белән контрактка кул куя.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Россиянең Футбол Премьер-Лигасы сайтында УЕФА сайтында
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:«Рубин» футбол клубы