Бәшир Рәмиев исемендәге Технопарк IT-паркы — мәгълүмати-коммуникация технологияләре өлкәсендәге икенче технологик парк, ул «Сан» IT кварталын киңәйтү кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә булдырылган.
Технопаркның төп максаты булып стартапларны, IT-компанияләрне, иҗади, эшлекле яшьләрне һәм инвестиция фондлары вәкилләрен бу бизнес районында берләштерү, һәм республикага яңа технологик компанияләр булдырачак кешеләрне җәлеп итү тора. IT-паркның ачылышы 2022 елның 30 августында — Казан шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көнендә булган.
Төп мәгълүмат 2021 елның сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов элеккеге завод урынында IT компанияләре өчен технологик парк төзеләчәген игълан иткән. Ул «Сан» IT кварталының киңәйтелүе булачак, бу класстер рәсми булмый гына Петербург урамындагы IT паркын, Сбербанкның «21 нче мәктәп», Сувар һәм Урбан бизнес үзәкләрен һәм Идея технопаркын үз эченә алган. Проект Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгына һәм IT паркы командасына йөкләнгән. Бина тулысынча 49,300 квадрат метр мәйданны били, шуның 2000 квадрат метры ачык һавадагы чаралар өчен кулланыла торган түбә мәйданы. Калган 47,000 квадрат метр коворкинг мәйданы, офис мәйданы (16,000 квадрат метр) һәм инфраструктура арасында бүленгән. Алар арасында шулай ук балалар IT-паркы — Казанда балаларның өстәмә белем алуы өчен иң зур мәйданнарның берсе (2000 м²), Россиядә иң күп уен мәйданнары булган Киберпарк Аренасы (1350 м²), Цифрлы китапханә (уңайлылык дәрәҗәсе югарырак булган коворкинг мәйданы), иң зур 5х18 метр радиусы булган экранлы концерт залы һәм яшь компанияләрне инкубацияләү һәм акселерацияләүгә юнәлтелгән стартап-хаб бар.
Киңлекләр Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Татарстан Республикасының һәм гомумән Россиянең әйдәп баручы IT компанияләренең офислары, коворкинг, түләүле очрашу бүлмәләре, балалар технологияләре паркы, конференция заллары, Стартап- Хаб, Киберпарк Аренасы һәм башка җәмәгать урыннары урнашкан.
Җетәкчеләр
Руслан Игорь улы Власов — Генераль директор Даниил Алмаз улы Мистәев — Балалар IT-паркы директоры
Тәнкыйть Яңа IT-парк халыкара делегатлар һәм Россия төбәкләре хөкүмәтләре вәкилләре өчен популяр туристик юнәлешкә әйләнә. Күпләр өчен яңа мәйдан Республиканың IT үсеше һәм трансформациясе символына әйләнә. IT-парк Татарстанда узган Цифрлаштыру елының (2022) символы буларак билгеле була.
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк Татарстан Республикасы халкы тарафыннан киң тәнкыйтькә дучар булган. Күпләр аның нәтиҗәлелегенең түбән булуына зарланалар. Кайбер резидентлар шулай ук яңа IT-паркка ихтыяҗ булмавын белдерәләр.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Бәшир Рәмиева исемендәге IT-парк сайты Төркем:Казан икътисады