Ренас Кәлимуллин, Ренас Рәмис улы Кәлимуллин (Ренас Рамисович Кәлимуллин; 1994 елның 4 феврале, РФ, ТР, Менделеевск районы, Камай) — спортчы (көрәшче), тренер, көрәш буенча алты тапкыр Россия чемпионы, биш тапкыр дөнья чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры (2022)Ренас Калимуллин – первый в истории корэш заслуженный мастер спорта России. Федерация корэш России, 24.01.2023. Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы.
Тәрҗемәи хәле 1994 елның 4 февралендә Татарстан Республикасының Менделеевск районы Камай авылында туган (гаиләдәге өч малайның иң өлкәне)Ренас Калимуллин. kamaevo.ru. Авыл җирлегендә бабасы (әнисенең әтисе) көрәш секциясендә тренер булып эшләгән. 6 яшьтә әти-әнисе көрәш секциясенә биргәнИльсаф Ибрагимов. «Здесь ребята борются за честь, а не за деньги!»: чемпион мира – о ценностях борьбы корэш. Татар-информ, 4.12.2022. Энесе Рафаэль Түбән Камада яши, Илнар Гәрәев җитәкчелегендә көрәш белән шөгыльләнә, 2020 елда Татарстан чемпионатында җиңү яулаган (75 кг үлчәү авырлыгында)Радик Сабиров. 11 тапкыр дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин Лаешка күчкәнме? Шәһри Казан, 08.12.2021Көрәшче Рафаэль Кәлимуллин гаиләсендә сөенечле вакыйга. Интертат, 11.07.2023.
Түбән Кама химия-технология институтын (1995 елдан КДТУ филиалы) «инженер-механик» белгечлеге буенча тәмамлаган. Түбән Камада көрәш буенча тренеры – Илнар Гәрәев. Көрәшне металлолом кабул итү пунктындагы эше белән бергә алып барганАртур Валеев. Колдун, амбал весом 200 килограммов и директор бассейна: главные батыры России прямо сейчас. БИЗНЕС Online, 25.06.2023.
Яр Чаллыда физкультура институтында (2011 елдан академия) укыганДинә Йосыпова. Ярасыз спорт чәчәксез мәхәббәт кебек. Татар батырлары көрәш буенча дөнья чемпионатына һәм сабан туйларына әзерме? Интертат, 8.06.2018. Казан дәүләт энергетика университетында (КДЭУ) укый.
Нигездә 80–90 кг үлчәү авырлыкларында чыгыш ясый, ярышлар алдыннан авырлыкны тиз төшерү () остасы буларак та билгеле. Күп еллар төп оппоненты ― Илмир Төхвәтуллин. 2016 елда Түбән Кама Салпы якка салам кыстырмыйк: татар көрәше үсештә түгел! «Әтнә яңалыклары», 20.01.2017, 2022 елда Теләче районы өчен көрәшкәнКөрәшче Ренас Кәлимуллин: «Җиңүләрнең күп булуы бик зур җаваплылык өсти». Ватаным Татарстан, 11.03.2022. Хәзер Казан шәһәренең «Зилант» командасы өчен чыгыш ясый. Мәктәптә укытучы булып эшли. Шунда ук тренерлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнәЗөлфия Шәвәлиева. Көрәшче Ренас Кәлимуллин: Булачак Татарстан чемпионнарын тәрбиялисем килә. Татар-информ, 9.02.2026.
Күп тапкырлар «Татарстан Республикасының иң яхшы спортчысы» Узган елның иң яхшы көрәшчесе кем? «Безнең мирас», 06.02.2019 һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры» дип танылган.
Спорттагы уңышлары Көрәш һәм Билбаулы көрәш буенча буенча 7 тапкыр дөнья, 8 тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы, 9 тапкыр Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе. 2015 ― Билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт мастерыПриказ Министерства спорта РФ от 29.06.2015 г. № 90-нг. 2017 ― Көрәш буенча Россиянең спорт мастеры. 2017 ― Билбаулы көрәш буенча Россиянең халыкара класслы спорт мастеры. 2022 ― көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры. Көрәш буенча Россия җыелма командасы әгъзасы Дөнья чемпионатында Татарстан данын кемнәр яклый? «Мәдәни Җомга», 30.10.2019. Данил Галиев истәлегенә көрәш буенча дүрт тапкыр турнир чемпионы, турнирның күп тапкырлар җиңүчесе. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына ярышларда җиңүчеКазанда Көрәш буенча ХХII шәхси-команда республика ярышлары узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, 24.10.2017. 2018 ― III бөтендөнья күчмә уеннары (Кыргызстан, Чулпан-Ата) җиңүчесе (алыш буенча) Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанда Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында катнаша. «Әлмәт таңнары», 4.09.2018 . «Татарстан Республикасында физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе. «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе. Татарстан Республикасының иң яхшы тренеры (2007, 2008, 2009, 2011, 2012, 2013, 2014). Удмуртия Республика Сабан туе батыры (90 кг га кадәр авырлык категориясендә)Тарихны барлаучы Сабантуй. Региональная национально-культурная автономия татар Удмуртской Республики. 2020 – «Ел спортчысы 2020» тантанасында «Олимпия уеннарына кермәгән спорт төрләрендәге иң яхшы спортчы» номинациясендә җиңүчеЭнҗе Габдуллина. Келәмгә көрәш кайтты: Нургалиевның оттыруы, чаллылыларның 21 ел көткән җиңүе турында. Интертат, 28.12.2020. 2024 ― Кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионаты (Бишкәк) ― 90 кг авырлык категориясендә көмеш медальЭнҗе Габдуллина. Татарстан көрәшчеләре Кыргызстанда дөнья чемпионатында җиңү яулады. Татар-информ, 24.08.2024. 2016, 2024, 2026 — Менделеевск районы Сабан туе баш батырыСабантуй в Менделеевске. Портал муниципальных образований РТ, 5.06.2016Джулия Искандарова. Абсолютным батыром Сабантуя стал Ренас Калимуллин. Новости Менделеевска, 8.06.2024Зөлфия Шәвәлиева. Татарстан батырлары-2026 – район Сабан туйларында кемнәр батыр калды? Интертат, 8.06.2026. 2026 ― Казан шәһәренең төп Сабан туе ― Тынычлык бистәсе Каенлыгы мәйданының баш батыры (тәкә һәм «Лада» автомобиле бүләк ителгән)Зөлфия Шәвәлиева. Өч мәйданчыкта - өч батыр: Казан Сабан туйларында кемнәр җиңде? Интертат, 21.06.2026. 2026 ― көрәш буенча Дөнья чемпионаты (Миңгәр, Саба районы, Татарстан, Россия) ― 90 кг үлчәү авырлыгында җиңүчеЗөлфия Шәвәлиева. Татарстан көрәшчеләре дөнья чемпионатында 7 алтын медаль яулады. Интертат, 28.06.2026
Кызыклы факт Татарстан спорт тарихында көрәш буенча Россиянең беренче атказанган спорт остасыРенас Калимуллин ― первый в истории корэш заслуженный мастер спорта России. Федерация корэш России, 24.01.2023.
Шәхси тормышы Өйләнгән (хатынының әти-әнисе Ижауда яши), кызы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Калимуллин Ренас Рамисович. Министерство спорта Российской Федерации
Төркем:КөрәшчеләрТөркем:Татарстан көрәшчеләре Төркем:Көрәш буенча атказанган спорт осталары Төркем:Көрәш буенча Россия чемпионнары Төркем:Көрәш буенча Татарстан чемпионнары Төркем:Түбән Кама химия-технология институтын тәмамлаучылар Төркем:Идел буе спорт һәм туризм академиясен тәмамлаучылар