Катлаулы көй — татар халык музыкасының үзенчәлекле вокаль төре. Аңа бер үк җырда ике төрле көй стиле — озын көй һәм кыска көй — чиратлашып килү хас. Шуңа күрә мондый җырлар халык арасында катлаулы көйләр дип йөртелә.
Тасвирлама Катлаулы көйләрдә, гадәттә, җырның башлангыч өлеше озын көйдәгечә башкарыла. Ул иркен метроритм, киң сулышлы көй һәм сузынкы интонацияләр белән аерылып тора. Кушымтасы исә кыска көйгә хас төгәл ритм, җыйнак мелодик төзелеш һәм тизрәк хәрәкәт белән яңгырый.
Музыка белгечләре бу күренешне төрлечә атый. Җәүдәт Фәйзи аларны катлаулы яки катнаш җырлар дип атый. Әсһәр Габдуллин катнаш калыптагы җырлар, Мәхмүт Нигъмәтҗанов катнаш төзелешле җырлар, Яков Гиршман ярымсузынкы җырлар, ә Земфира Сәйдәшева контрастлы ике өлешле сузынкы җырлар дигән атаманы куллана.
Музыка белгечләре фикеренчә, катлаулы көйләр озын көй нигезендә калыплашкан. Вакыт узу белән озын көйләргә метроритмик төзелеше, интонацияләре һәм темпы буенча кыска көйне хәтерләткән контраст өлешләр өстәлә башлаган. XIX гасырдан башлап катлаулы көйләр татар музыка традициясендә киң таралыш ала.
Катлаулы көйләр татар җыр сәнгатенең композицион мөмкинлекләрен киңәйтә. Озын һәм кыска көйнең берләшүе музыкаль образларны контрастлы итеп ачарга, җырның драматургиясен көчәйтергә мөмкинлек бирә.
Әдәбият
Җ. Фәйзи Халык җәүһәрләре. Казан, 1971. А. Абдуллин. Татарская народная песня: Тематика, жанры и некоторые особенности народного исполнительства. 1971 М. Нигъмәтҗанов Татар халык җырлары / М. Нигъмәтҗанов .— Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1976 .— 216 б. Я. Гиршман. Очерки по истории татарской музыки. 2019. З. Сайдашева. Татарская музыка: история и современность. Казань, 2008.
Төркем:Татар музыкасы