«Научный Татарстан. Гуманитарные науки» (, ) журналы ― 2026 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Казанда яңартып чыгара башлаган фәнни, халыкара интеллектуаль киңлектә рецензияләнүче, гуманитар юнәлешкә йөз тотучы халыкара журнал. Журнал елга 4 мәртәбә рус һәм инглиз телләрендә чыга.

Тарих 2026 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «Научный Татарстан. Гуманитарные науки» (Scientific Tatarstan. Humanities) журналын чыгара башлаганРузилә Мөхәммәтова. «Җиңел булмаячак»: Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тагын бер журнал чыгара башлый. Интертат, 1.07.2026.

Журнал 1995―2023 елларда ТР Фәннәр Академиясендә басылган «Научный Татарстан» журналының дәвамчысы буларак кабул ителсә дә, ул алдына яңа максатлар куелган өр-яңа журнал.

Журналның баш мөхәррире ― Айнур Тимерханов, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең вице-президенты. Баш мөхәррир урынбасары ― Илгиз Халиков, филология фәннәре кандидаты, институт директоры.

Редакция сәясәте Гуманитар тикшеренүләр өлкәсендә халыкара фәнни диалог өчен профессиональ мәйданчык тәкъдим итә торган ачык кулланылышта халыкара рецензияләнә торган фәнни журнал. Журналның уникальлеге телләр һәм милли мәдәниятләрнең күптөрлелегенә басым ясап, тематик колачның киңлеге һәм мәкаләләрнең сыйфатлы җыелмасы белән тирән академиклыкның гармонияле ярашуыннан гыйбарәт26 июня прошла презентация научного журнала «Научный Татарстан. Гуманитарные науки». ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова АН РТ Вконтакте 27.06.2026.

Академик рецензияләү һәм экспертиза узучы басмаларда гуманитар фәннәр өлкәсендәге фәнни проблемаларның киң спектры чагылдырылган. Журналда тел белеме, әдәбият белеме, фольклористика, дин фәлсәфәсе һәм дин белеме, сәнгать белеме һәм культурология буенча, дисциплинаара һәм чагыштырма тикшеренүләрне дә кертеп, уникаль, теоретик, практик әһәмияткә ия булган фәнни мәкаләләр, шулай ук рецензияләр, күзәтүләр һәм фәнни хроника (конференцияләр, симпозиумнар) басылып чыга.

2 елдан соң ― 8 сан чыкканнан соң ― басманы журналы (Россия Мәгариф министрлыгының Югары аттестация комиссиясе формалаштырган исемлеккә кергән журналлар) итәргә планлаштырыла.

Максат

Беренче санны тәкъдим итү 2026 елның 26 июненда Казан кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында басманың беренче саны тәкъдим ителгән. Журнал чыга башлау уңаеннан тәбрикләү сүзен техник фәннәр докторы, профессор, ТР ФА хакыйкый әгъзасы, «Научный Татарстан» журналы баш мөхәррире (2006―2014), ТР ФА президенты (2006―2014) Әхмәт Мазһаров (тәбрикләү сүзен Илгиз Халиков укып ишеррергән), фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, ТР ФА академигы, Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының гомуми фәлсәфә кафедрасы мөдире Михаил Щелкунов Щелкунов Михаил Дмитриевич. АН РТ, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Фәнни-техник сәясәт бүлеге башлыгы Җәлил Мотыйгуллин; филология фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Дагыстан федераль тикшеренү үзәгенең Г. Цадаса исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Абусупьян Акамов Акамов Абусупьян Татарханович. Электронная энциклопедия Имена Кавказа (видео сәламләү) җиткергән.

Беренче санда I Бөтенсоюз тюркологлар съездында Газиз Гобәйдуллин доклады турында филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина мәкаләсе, ХХ гасырның икенче яртысында татар драматургиясенең тематик үзгәреше турында филология фәннәре докторы (2026) Фатыйма Миңнуллина мәкаләсе, Кариев исемендәге Казан татар яшьләр театрының «Алтынчәч» спектаклендә милли кыйммәтләр кризисы проблемасы яктыртылган филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко мәкаләсе бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар Рузилә Мөхәммәтова. «Җиңел булмаячак»: Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тагын бер журнал чыгара башлый. Интертат, 1.07.2026 Презентация научного журнала «Научный Татарстан. Гуманитарные науки». Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова, 26.06.2026

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:2026 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:Русча журналлар Төркем:Татарстан журналлары Төркем:Россия фәнни журналлары