Нәүширван Ширияздан улы Яушев (27 гыйнвар 1885 — 10 ноябрь 1917) — татар сәяхәтчесе, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Биографиясе

1887 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Арслан авылында, Яушевлар нәселенең Башкортостан тармагына караган, морза гаиләсендә туа.

1911 елдан да соңга калмыйча, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә белем ала.

1911—1913 елларда хәзерге Казахстан җирләрендә укытучы булып эшли.

1913—1917 елларда Россиянең Урта Азия шәһәрләре hәм Кытайның Көнчыгыш Төркестаны буйлап сәяхәт итә. Сәяхәт дәвамында, «Вакыт» газетасында һәм «Шура» журналында юл язмаларын бастырып бара.

1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң Ташкентта нәшер ителгән «Олуг Төркестан» газетасында хезмәт итә.

«Вакыт» һәм «Шура» (Оренбург), «Кояш» (Казан), «Айна» (Сәмәрканд), «Олуг Төркестан» (Ташкент) басмаларында дөнья күргән 160ка якын мәкалә авторы. Үзәк Азиядә яшәүче төрки телле (аеруча, уйгур) халыкларның теле, әдәбияты һәм мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр яза.

1917 елның 10 ноябрендә Ташкентта вафат була.

Искәрмәләр