Үрәзмәт авылының «Әзһәт» мәчете () ― Татарстан Республикасы Мөслим районы Үрәзмәт авыл җирлегеҮрәзмәт авыл җирлеге. Мөслим муниципаль районы административ үзәге Үрәзмәт авылында урнашкан җирле мөселман дини җәмгыяте гыйбадәтханәсе. ТР МДН составындагы Мөслим районы мөхтәсибәте карамагында.

Тарих

Ырынбур (1865 елдан Уфа) губернасы Минзәлә өязе Бүләр волостена (үзәге Татар Бүләре авылы) караган Үрәзмәт авылына нигез салган шәхес Үрәзмәт исеме ясак түләү китабында беренче тапкыр 1637 елда телгә алынган. Авыл XVII гасырда нигезләнсә дә, беренче тапкыр 1727 елда документта телгә алынаУразметьево. Татарская энциклопедия TATARICA.

XX гасыр башында авылда 114 хуҗалыкта 351 ир-ат, 317 хатын-кыз яшәгән, мәчет, мәктәп, су тегермәне булган Ойконим: Уразметьево. toponym.antat.ru.

1906 елгы статистик әдәбиятта 153 хуҗалыкта 456 ир-ат, 436 хатын-кыз даими яшәгәнлеге күренә. Авылда 1880 елда салынган бер генә мәчет була. 1907 елның 27 июнендә икенчесе төзелә (икенче мәчет беренчесенә караганда зуррак булган). Ике мәчет тә агачтан салынган, түбәсе такта белән ябылган, киртәләр белән уратып алынган. Беренче мәчет манарасының биеклеге 4,5 аршын, икенче мәчет манарасы ― 9 аршын.

Авылда мәчет 1880 елда төзелгән дип исәпләнсә дә, дин әһелләре турында мәгълүматлар шактый алда да китерелә. Мәсәлән, 1816 елгы ревизия документларында 65 яшьлек Ягафәр Канзафаровның указлы мулла, 57 яшьлек Габделваһап Алакаевның (Вәликәев) указлы азанчы булуы күрсәтелгән.

1913 елда беренче мәчетнең имам-хатыйбы ― Мөхәммәтлатыйф Габделхәмидов, икенче мәчетнеке ― Әхмәтшакир Әхмәтҗанов булган. Беренче мәхәллә каршында ир балалар мәктәбе эшләгән. 1911―1912 уку елында анда 50 шәкерт, 2 укытучы исәпләнгән, мәктәп мөдиренең исеме сакланган: Габделфәттах). Мәктәптә укытуда иске (кадими) стильгә өстенлек бирелгән.

Совет власте, дин дәүләттән аерылган, дип игълан иткәннән соң, 1923―1926 елларда дини җәмгыятьләрне, мәчетләрне Минзәлә кантоны башкарма комитетында кабаттан рәсми теркәлү уздырганда, Әмәкәй волосте Үрәзмәт авылының ике мәхәлләсендә 353 җәмгыять әгъзасы, беренче мәхәлләдә дин әһелләре итеп мулла Әбүбәкер Әхмәтлатыйпов, мулла Фәтхетдин Насретдинов, азанчы Якуб Исхаков, икенче мәхәлләдә дин әһелләре итеп мулла Әхмәтшакир Әхмәтҗанов, мулла Самат Солтанов, азанчы Миргалим Шакиров теркәлгән.

1930-елларда башланып киткән сайлау хокукларыннан мәхрүм итү һәм сәяси репрессияләргә Үрәзмәттән дин әһелләре дә күпләп эләккән.

Авыл мулласы, 4 бала атасы Әхмәтшакир Әхмәтҗан улы Әхмәтҗанов (1859 елгы) 1930 елның 15 февралендә кулга алынган. ТАССР ГПУ өчлеге тарафыннан 58-11 мөддәте («советларга каршы оешмада, дини милләтчелек төркемендә катнашучы, колхозга каршы, дини агитация») буенча җәзаның иң югары чарасына хөкем ителгән. 1930 елның 7 маенда Казанда атып үтерелгән. 1989 елда акланган.

Мулла Фәтхетдин Насретдинов (1874 елгы) ― кулакларны сыйныф буларак бетерү сәясәте корбаны: 1931 елның 6 апрелендә кулга алынган. ТАССР ГПУ өчлеге тарафыннан 58-11 мөддәте буенча 5 елга хезмәт белән төзәтү лагерена җибәрелгән. 1990 елның 21 мартында акланган.

Мөәзин Миргалим Шакиров (1889 елгы) 1930 елның 15 февралендә кулга алынган. ТАССР ГПУ өчлеге тарафыннан, мөлкәте конфискацияләнеп, 58-11 мөддәте буенча җәзаның иң югары чарасына хөкем ителгән. 1930 елның 7 маенда Казанда атып үтерелгән. 1989 елның 21 ноябрендә акланган.

Мулла Әбүбәкер Әхмәтлатыйпов (1872 елгы) 1930 елның 25 февралендә 10 елга хезмәт белән төзәтү лагерена () җибәрелгән.

«Хәсән» мәчетенең манарасын Әмәкәй авылыннан яллап китерелгән кешеләр кисеп төшергән. «Хөсәен» мәчете, ут чыгып, янып беткән.

1939 елның 13 декабрендә мәчет ябылу турында карар кабул ителгән. Манарасы киселгән мәчет бинасы мәктәп итеп үзгәртеп төзелгән.

Хәзерге заман Яңа мәчет төзелеше 2007 елның 24 августында башланган. Бина Әзһәт һәм Мәкнүнә Хөсәеновлар гаиләсе (уллары, кызлары) акчасына төзелгән. Мәчет бинасын Киров өлкәсеннән килгән төзүчеләр заманча эшкәртелгән нарат борыслардан күтәргән. Шул ук елның 17 сентябрендә манарасына ярымай куелган. 28 сентябрьдә район башлыгы Ришат Хәбипов катнашында мәчетне ачу тантанасы булган, беренче җомга намазы укылган. 2016 елда мәчет бинасы тышланган.

Яңа мәчет Әзһәт Хөсәенов хөрмәтенә «Әзһәт» дип аталган. Имам 2010 елның 22 мартында мәхәллә җитәкчесе, имам-хатыйб итеп Шәйгарданов Мирзагабит Шәйгардан улы сайланган Уразметьевское сельское поселение. Краткая информация. muslumovo.tatarstan.ru.

Хәзерге имам-хатыйб ― Сәетгәрәев Фирдәвис Нәҗип улыРуководители. companies.rbc.ru. Мәзин Хәлил Сәрвәретдинов.

Искәрмәләр

Әдәбият Әлфинур Ногманова. Үрләр яулар Үрәзмәт! Казан: «Халкыбыз мирасы» нәшрияты, 2022. Миңнулла Абдуллин. Мөслим районы мәчетләре һәм имамнары. Казан: «Халкыбыз мирасы» нәшрияты, 2025. ― Б.148-150.

Сылтамалар Уразметьево. Татарская энциклопедия TATARICA

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Мөслим районы мәчетләре Төркем:2007 елда төзелгән мәчетләр