Илнур Гайнетдинов, Илнур Исмәгыйль улы Гайнетдинов (Ильнур Исмагилович Гайнутдинов; 1988 елның 30 августы, СССР, РСФСР, Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Яңа Усман) — ислам дин әһеле, 2026 елдан Россия мөселманнары Дини җыены карамагындагы «Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Дини җыены» үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, Мәскәү өлкәсе мөфтие.

Тәрҗемәи хәле 1988 елның 30 августында Куйбышев (1992 елдан СамараЗакон Российской Федерации от 21 апреля 1992 года № 2708-I «Об изменениях и дополнениях Конституции (Основного закона) Российской Советской Федеративной Социалистической Республики» // Ведомости Съезда народных депутатов РСФСР и Верховного Совета РСФСР. — 1992. — № 20. — ст. 1084. Әлеге канун 1992 елның 16 маенда «Российская газета»да басылып чыкканнан соң үз көченә кергән.) өлкәсе Камышлы районы Яңа Усман авылындаСельское поселение Новое Усманово. Камышлинский район. kamadm.ru туган.

Җирле гомуми белем бирү мәктәбендә укыганнан соң, Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылындагы «Гали» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне, 2009 елда Уфада Россия Ислам университетын тәмамлаганПредставляем нового муфтия Московской области Ильнура хазрата Гайнутдинова. dsmr.ru, 06.08.2026.

Укуын тәмамлагач, Самара өлкәсе Похвистнево шәһәренең 115нче мәхәллә мәчетендә имам булып эшләгән һәм Самара өлкәсенең «Гали» мәдрәсәсендә укыткан. Бер үк вакытта Уфа шәһәренең Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университетында «Мәгарифтә менеджмент» программасы буенча квалификация күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерлек институтын тәмамлаган.

2013 елда Самара өлкәсе Похвистнево районы буенча имам—мөхтәсиб итеп билгеләнгән, 2016 елдан — Самара өлкәсенең Похвистнево шәһәре Җәмигъ мәчетенең имам—хатыйбы.

2019 елда Россия мөселманнары Дини җыены (РМДН) мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановның ярдәмчесе, «Мәскәү мөфтияте» Мәскәү шәһәре һәм Үзәк төбәк мөселманнарының Диния нәзарәте имам—хатыйбы итеп билгеләнгән. РМДН мөфтие ярдәмчесе сыйфатында мәгариф-агарту, тәрбия, социаль, волонтерлык эшләрендә актив катнаша. Россия мөселманнары Дини җыенын Россия һәм халыкара конференцияләрдә, форумнарда тәкъдим итә.

Россия мөселманнары Дини җыенының Фәнни-нәшрият эшчәнлеге идарәсе белән җитәкчелек иткән.

2026 елның августында Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәренең «Нур» мәчетендә узган чарада Россия мөселманнары Дини җыены карамагындагы «Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Дини җыены» үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе, Мәскәү өлкәсе мөфтие итеп сайланганПредставляем нового муфтия Московской области Ильнура хазрата Гайнутдинова. ИА «Ислам Информ», 07.08.2026.

Шәхси тормышы Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

Искәрмәләр

Сылтамалар Представляем нового муфтия Московской области Ильнура хазрата Гайнутдинова. ИА «Ислам Информ», 07.08.2026

Төркем:Ислам дине әһелләре Төркем:Россия мөфтиләре Төркем:Татар дин әһелләре Төркем:Россия ислам университетын (Уфа) тәмамлаучылар Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Мәдрәсә тәмамлаучылар