«Габдулла Тукайга 140 ел» медале, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган истәлек медале (, ) — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасында булдырылган истәлек медале. Әлеге медаль шәхесләргә Тукай мирасын гамәлгә керткән өчен тапшырылаВ Татарстане предложили учредить медаль имени Габдуллы Тукая. БИЗНЕС Online.

Тарих 2025 елның 17 декабрендә узган «2025 ел йомгаклары буенча гомуми җыелыш» утырышында В Академии наук РТ состоялось заседание Общего собрания по итогам 2025 года. Академия наук Республики Татарстан, 18.12.2025 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан медаль булдыру инициативасы белән чыккан Арсений Каримов. Рифкат Минниханов предложил учредить медаль в честь 140-летия Габдуллы Тукая. Татар-информ, 17.12.2025.

Истәлек медален Казанның «Алмаз-Холдинг» ҖЧҖ бүлекчәсе — «Алмаз» VIP бизнес сувенирлар зәркән предприятиесе эшләп чыгара.

Тасвирлама «Габдулла Тукайга 140 ел» медале алтын төс белән капланган бакырдан эшләнгән. Медальнең бер ягында шагыйрьнең портреты, «Габдулла Тукайга 140 ел» дигән язу, икенче ягында Г. Тукайның «И туган тел, и матур тел» шигыреннән сүзләр язылган ачык китап һәм «2026» саны сурәтләнгән.

Колодка Татарстан байрагы рәвешендә коелган төсле эмальләр кулланып эшләнгән. Колодканың зурлыгы 24,6*15,7 мм.

Медальонның даметры — 32 мм.

Беркетү — башлы энә белән (булавка).

Медаль катыргы төбе һәм үтә күренмәле пластик капкачы булган флокировкалы футлярга салынган. Футлярның габаритлары — 70*114 мм Медаль «Габдулла Тукай 140 лет». Ювелирное предприятие бизнес сувениров «Алмаз ВИП».

Медаль белән бүләкләнүчеләр 2026 — Вәсим Әхмәтшин — әдәбияттагы хезмәттәшлеге өченВәсим Әхмәтшин 75 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Всемирный конгресс татар, 28.08.2026. 2026 ― Таһир Шәмсуаров ― татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге үткәргән чараларда актив катнашуы, үзе дә аларның оештыручысы булган өченГәрәй Рәхимне искә алу кичәсендә: «Эшләгән изгелекләре бик күп, күңеле матур иде». Интертат, 11.09.2026.

Искәрмәләр

Сылтамалар Арсений Каримов. Рифкат Минниханов предложил учредить медаль в честь 140-летия Габдуллы Тукая. Татар-информ, 17.12.2025

Төркем:Татарстан медальләре Төркем:2026 елда барлыкка килгән бүләкләр Төркем:Габдулла Тукай