Гөл Мижгар Крокетт (, 1967 ел, Төркия, Әнкара) — татар чыгышлы төрек спортчысы, Төркиянең әйдәп баручы хатын-кыз триатлончыларының берсе.

Тәрҗемәи хәле

1967 елда Төркия башкаласы Әнкарада татар гаиләсендә туган. Әтисе Кәмал Хәсән улы Мижгар (1930 елгы), Төркиянең нефть химиясе сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән инженер-химик, (Petkim Petrokimya Holding A.Ş.) ширкәтенең генераль директоры булып эшләгән. Әтисе ягыннан бабасы Хәсән Низаметдин Мижгар Истанбулның Фатих районына керүче Мәхмүтпаша сәүдә районында (Mahmutpaşa Çarşısı) эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән, Истанбул татар җәмгыятенең абруйлы вәкиле булаган, Йосыф Акчураның зиратындагы каберенә Сөембикә манаралы истәлек ташын ясаткан шәхесӘлфинә Сибгатуллина. Татар кызы — Төркия триатлонының горурлыгы. «Мәдәни Җомга», 11.09.2026, № 35 (1604). — Б.6..

Балачагын һәм үсмерлек елларын Гөл Әнкарада үткәргән. Урта белемне Әнкара алганSemih Alpay Akhun. Tam Ironman koşan ilk Türk Kadın Sporcu Gül Mijgar. Milliyet Blog, 26.12.2011. Укыганда мәктәпнең баскетбол командасында уйнаган. Әнкарада Урта Көнчыгыш техник университетының () социология бүлеген тәмамлаган. сәясәт буенча магистр дәрәҗәсен алган. Шактый вакыт эшмәкәрлек өлкәсендә хезмәт иткән, халыкара фильмнарда төшкән.

Спорт аның тормышында һәрвакыт мөһим урын алып тора. 35 яшендә белән җитди шөгыльләнгән, озын дистанцияләргә узышларда катнашкан. Дусты Коркут Омур (Korkut Omur) киңәше белән үзе өчен — йөзү, велоспорт һәм йөгерү комбинациясен ачкан. Спортның бу төре аңардан дисциплина һәм өч этапта да көчләрне дөрес бүлүне таләп иткән һәм ул Төркиянең әйдәп баручы триатлончыларының берсенә әверелгән. Спринт, олимпия һәм озын дистанцияләрдә көч сынашкан. Милли чемпионатларда катнашкан, аннары халыкара дәрәҗәгә чыккан. Эре турнирларда, шул исәптән дөнья чемпионатларында һәм триатлон буенча дөнья Кубогы этапларында (ул вакытта — ITU, Халыкара Триатлон Берлеге эгидасы астында) Төркия өчен ярышкан. Аның нәтиҗәләре бу катлаулы спорт төрендә илнең иң көчле спортчылары арасына керергә мөмкинлек биргән. Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәсе аны дөньядагы иң катлаулы бер көнлек чыдамлык ярышларының берсе — триатлон сериясенә алып килгән. Бөтендөнья триатлон корпорациясе (WTC) тарафыннан уздырылучы Ironman триатлоны ярышта катнашучы спортчыдан өч төрле дистанцияне — 3,8 км йөзүне, 180 км велосипедта баруны һәм 42,2 км марафон йөгерүне — бер-бер артлы узуны таләп итә. Гөл Мижгар — бу дәрәҗәдәге ярышларда катнашкан, тулы Ironman дистанциясен уңышлы тәмамлаган беренче Төркия хатын-кыз спортчысы.

Беренче тапкыр 2007 елда АКШның Флорида штатында узган Florida бәйгесендә катнашкан. Шул елдан башлап, төрле дистанцияләрдәге триатлон ярышларында даими катнаша. 2008 елда Ironman 70.3 Florida бәйгесендә катнашып, ирешкән нәтиҗәсе нигезендә Ironman 70.3 Clearwater World Championship дөнья чемпионатында катнашу хокукы алган. 2011 елның ноябрендә Ironman 70.3 Florida ярышында нәтиҗәсе: 11 сәгать 16 минут 43 секунд. 40—44 яшьлек хатын-кызлар категориясендә 120 спортчы арасында 12нче урынны, гомуми зачетта ярышны тәмамлаган 2439 спортчы арасында 486нчы урынны били. Хатын-кызлар арасында гомуми зачетта 507 финишчы арасында 47нче нәтиҗә күрсәткәнTam Ironman koşan ilk Türk Kadın Sporcu Gül Mijgar. / Spor / Milliyet Blog. 2016 елда марафонда 3 сәгать 35 минут 06 секунд, 2017 елда (50 яшендә) 3 сәгать 40 минут 05 секунд нәтиҗә күрсәткән. 2025 елда 55—59 яшьлек хатын-кызлар төркемендә чыгыш ясап, дистанцияне 5 сәгать 54 минут 40 секундта тәмамлаган, үз яшь категориясендә 8нче урынны алган. Бу нәтиҗә аңа 2026 елның 12-13 сентябрендә Ниццада (Франция) узучы дөнья чемпионатындаIRONMAN 70.3 World Championship Results Nice 2026: standings катнашу хокукы биргән.

Шәхси тормышы Кызы Нил (Nil), улы Альп (Alp). 2005 елдан балалары белән АКШта яши. АКШ ватандашлыгы бар.

Искәрмәләр

Әдәбият Мәкаләләр Әлфинә Сибгатуллина. Татар кызы — Төркия триатлонының горурлыгы. «Мәдәни Җомга», 11.09.2026, № 35 (1604). — Б.6.

Сылтамалар Semih Alpay Akhun. Tam Ironman koşan ilk Türk Kadın Sporcu Gül Mijgar. Milliyet Blog, 26.12.2011 Türkiye Triatlon Federasyonu

Төркем:Якын Көнчыгыш техник университетын тәмамлаучылар Төркем:Төркия хатын-кыз триатлончылары Төркем:Татар милләтле төркиялеләр