Чүпрәле тармак технологияләре техникумыТулы исем — «Чүпрәле тармак технологияләре техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе () () — Татарстан Республикасы Иске Чүпрәле авылында урнашкан махсус урта белем учреждениесе.
Тарих 1968 елда Буа 15 нче урта һөнәри-техник училищесының (СПТУ-15) филиалы буларак ачыла, 3 нче класслы тракторчылар әзерли. 1973 елда училище яңа корпусы ала, ә 1975 елда филиал мөстәкыйль СПТУ-24 булып эшли башлый. 1980 елда икенче уку корпусы төзелә, ә 1986 елда — ике тулай торак бинасы. 1985 елда аның исеме СПТУ-90 итеп үзгәртелә.
2014 елда СПТУ тармак технологияләр техникумына итеп үзгәртелә.
Укыту Техникумда укыту бу белгечлекләренә һәм һөнәрләренә алып бара: автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе автомеханик электр белән эретеп ябыштыручы авыл хуҗалыгы производствосының тракторчы-машинисты пешекче, кондитер сатучы-контролёр, кассир цифрлы мәгълүматларны эшкәртү буенча мастер
2019/2020 уку елында техникумда 318 укучы һәм 32 укытучы исәпләнә. Официаль сайттан мәгълүматлар буенча 2026 елда анда 202 укучы һәм 25 укытучы исәпләнә.
Техникумның укыту-җитештерү базасы 17 берәмлек укыту техникасы, склад һәм техник биналар, автодром, 306 га укыту-тәҗрибә кыры үз эченә ала.
Директорлар 1968—19801975 кадәр — филиал җитәкчесе — Хафизов Мөбәрәкша Әдиҗан улы 1980—1985 — Ермолаев Андрей Андрей улы 1985—1997 — Хөсәенов Вазыйх Фәйзрахман улы 1998—2009 — Зарипов Корбангали Хасиатулла улы 2009—2026 — Әхмәтов Рамил Рафикъ улы 2026 — — Лухманов Валерий Виктор улы
Искәрмәләр
Сылтамалар
edu.tatar.ru порталында техникум официаль сайты
Төркем:Әлифба буенча техникумнар Төркем:1968 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Чүпрәле районы