Искәндәр Нуриҗанов, Искәндәр Халит улы Нуриҗанов (Искандер Халитович Нуризянов; 1991 елның 18 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТССР, Казан) — актер, режиссер, актерлык осталыгы укытучысы, «Болакта» Яшьләр театры (2010—2016), «Созвездие-Йолдызлык» театры (2021 елдан), «MOÑ» театр мәйданчыгы актеры. Татарстан Республикасының атказанган артисты (2024). Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1991 елның 18 гыйнварында Казанда туган. Әнисе чыгышы белән Әтнә районы Күлле Киме авылыннанАнастасия Локтева. Искандер Нуризянов и образ Хасана Туфана: Сталинские репрессии коснулись почти каждой татарской семьи. «Казанские ведомости», 14.02.2022. Казанда 27нче санлы гимназиядә (1997—2004) һәм 149нчы санлы татар-төрек лицеенда (2004—2006) укыган.

2010 елда Казан театр училищесының эстрада бүлеген (Р. М. Фәткуллин курсы), 2013 елда «эстрада артисты, актерлык сәнгате» белгечлеге буенча ГИТИСны (профессор М. Б. Борисов остаханәсе) тәмамлаганИскандер Нуризянов. Театр «Созвездие-Йолдызлык».

Иҗат юлы Күпкырлы һәм төрле пландагы актер. Җитди драма һәм комедия рольләрен дә, балалар өчен спектакльләрдә әкият персонажларын да бертигез тырышлык белән уйный. Драма артисты буларак иҗат юлы «Болакта» Яшьләр театры сәхнәсендә башланган. Анда «Примадонналар», «Гаҗәеп очрак» (Удивительный случай), «Күк. Очкыч. Кызлар» (Небо. Самолет. Девушки), «Кыш» (Зима), «Алтын малайлар» (Golden Boys), «Лондонда йокламаучылар» (Неспящие в Лондоне), «Мадлен һәм егетләр» (Мадлен и ребята), «Көчле буласым килә» (Хочу быть сильным), «14 писем к…» һ. б. спектакльләрдә уйнаган.

2021 елдан ― «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең әйдәп баручы актеры, режиссеры һәм театр педагогы. «Созвездие-Йолдызлык» театрындагы (иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча «Созвездие – Йолдызлык» республика үзәге) рольләре: Шагыйрь (Хәсән Туфан) ― «Ерак йолдыз яктысы» (режиссер Рәшит Заһидуллин) Эрнандо ― Лопе де Веганың шул ук исемле пьесасы буенча куелган «Уйлап табучы гашыйк» комедиясе (режиссер-куючы Александр Туманов) Солтанбәк ― Гозәир Хаҗибәковның шул исемдәге әсәре буенча куелган «Аршин мал алан» музыкаль спектакле (режиссер-куючы Михаил Борисов, режиссер Александр Туманов) Тонкий, Елдырин, Павел Васильевич, Михаил Петрович ― А. П. Чехов хикәяләре буенча «Хамелеоннар» сатирик комедиясе, (режиссер-куючы Александр Туманов, режиссер Дмитрий Платонов) Хаммат ― Разил Вәлиевның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» пьесасы мотивлары буенча «Девушки-красавицы» мюзиклы (режиссер Рәшит Заһидуллин, композитор Юрий Чаплин) Карга Кар Карыч ― балалар өчен «Каникулы Снегурочки» мюзиклы (режиссер Марина Ясельская, хореограф Лилия Баһаветдинова) Солтан Али Баба Али Хан ― Юлий Кимның шул ук исемле пьесасы буенча «Кто принцессу поцелует» музыкаль әкияте (режиссер-куючы Дмитрий Платонов, режиссер Александр Туманов)

Режиссерлык эшләре «Мсье Ибрагим» (автор ), баш рольдә — Фәнис ҖиһаншаМсье Ибрагим. Молодежный театр на Булаке. 2018 елда «Дуслык күпере» халыкара театр фестивалендә «Кече театр формасының иң яхшы спектакле» буларак билгеләп үтелгән. С. Д. Довлатов әсәрләре буенча моноспектакль «Көчле булырга телим», «Виноград», «Кайчандыр без тауларда яшәгән идек» Гамлет. PLAY «Сүнмәс йолдызлык» (татар әдәбияты классикларының тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча татар телендә спектакль) «Мин, әби, Илико һәм Илларион» (грузин язучысы шул ук исемдәге повесте буенча лирик комедия) 2026 — Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театрында Ольга Громова повесте буенча «Сахарный ребенок» спектакленең режиссер-куючысыНовая история начинается со знакомства. Нижнекамский ТЮЗ, 22.09.2026

Фильмография 2013 — «Кабан күле хәзинәләре» (режиссер Дмитрий Коробкин)Искандер Нуризянов. Кинопоиск.ру 2014 — «Корбан-роман» (режиссер Салават Юзеев) «Елка/Одно из трех» фильмында (сценарий авторы, режиссер Ренат Хәбибуллин) — төп рольЁлка / Одно из трех (muslim film). Vkvideo, 00:20:43 «Братство» проектында икенче пландагы персонажИскандер Нуризянов. МТС Live

Искәндәр Нуриҗанов актерлык осталыгы буенча берничә проектта дәресләр алып бара: «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә (бу аның төп мәйданчыгы, анда ул шулай ук актер һәм режиссер булып эшли); Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге каршындагы «Репетиция» балалар театр студиясендәКастинг в Детскую театральную студию «Репетиция» при Союзе театральных деятелей Республики Татарстан. kamalteatr.ru. Моннан тыш, ул аерым мастер-класслар һәм актерлык класслары да үткәрәТренинг Искандера Нуризянова. monkazan.ru. 2025 елда Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразыев һәм Юрий Федоров җитәкчелегендә Yummy Music Band катнашында татар телендә «Горький в музыке» музыкаль проектын әзерләгәнОльга Юхновская. Фестиваль искусств «Горький+» театра Наций вернулся в Казань. «Вечерняя Казань», 04.07.2025Спектакль-концерт «Горький в музыке». gorkiy.plus.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Төрле театр һәм эстрада конкурслары һәм фестивальләре лауреаты һәм дипломанты. 2024 — Татарстан Республикасының атказанган артисты — сәнгать үсешенә зур өлеш кертүе һәм һөнәри казанышлары өчен Признание заслуг. «Республика Татарстан», 03.05.2024Лилиана Гарифуллина. В Татарстане звание народных артистов присвоили четырем деятелям. KP.RU, 30.04.2024.

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Рамилә (Карамуллина)Рамиля Нуризянова Вконтакте. Әдәбиятны ярата һәм белә, театр сәнгате белән бәйле бөтен нәрсә белән мавыга. Аның актерлык инструментариенда акробатика, жонглирлау, пантомима, оригиналь жанр, клоунада бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар Искандер Халитович Нуризянов. Молодежный театр на Булаке Искандер Нуризянов. Театр «Созвездие-Йолдызлык»

Төркем:Театр актерлары Төркем:Татарстан актерлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:«Болакта» Яшьләр театры Төркем:Шәхесләр:Созвездие-Йолдызлык