Монсеррат Кабалье, яки Монтсеррат, Мария де Монсеррат Вивиана Консепсьо Кабалье һәм Фольк (, 1933 елның 12 апреле, Испания, Каталония, Барселона) — Испания (Каталония) опера җырчысы.

Тәрҗемәи хәле

1933 елның 12 апрелендә Испаниянең Каталония башкаласы Барселона шәһәрендә туган. Барселона консервториясен тәмамлаган (укытучылары Э. Кеммени һәм Н. Анновацци).

1956 елда Базель операсында Пуччининың «Боһема» операсында Мими партиясе белән дебют чыгышы була.

Дөньяның иң мәшһүр опера сәхнәләрендә чыгыш ясый: Ла Скала (Милан, 1960 елдан), Метрополитен-опера (Нью-Йорк, 1965 елдан), Ковент-Гарден (Лондон, 1972 елдан).

1974 елда беренче тапкыр ССРБда чыгыш ясый (Ла Скала труппасы белән).

Репертуарында: XIX — XX гасыр Италия композиторларының (Беллини, Доницетти, Россини, Верди, Пуччини) опералары.

Опера җырчысы карьерасын 1992 елда тәмамлый. Концерт эстрадасында чыгыш ясавын дәвам итә.

2013 елның 4 июнендә Таулы Карабахка барган өчен, Азәрбайҗан хакимияте җырчыны персона нон грата дип игълан итә Монсеррат Кабалье объявлена персоной нон грата в Азербайджане. lenta.ru, 06.06.2014.

Гаиләсе Ире (1964 елдан) — Бернабо Мартти. Балалары: улы Бернабе (1966), кызы Монсеррат (1972). Искәрмәләр

Чыганаклар Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 12 (Исл-Кан). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-343-9

Сылтамалар

Монтсеррат Кабалье. IMDb Montserrat Caballé. Рәсми булмаган сайт Montserrat Caballé. Рәсми булмаган сайт

Төркем:Испания җырчылары Төркем:XX гасыр җырчылары Төркем:XXI гасыр җырчылары Төркем:Опера җырчылары Төркем:«Грэмми» премиясе лауреатлары Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены кавалерлары