Лариса Абдуллина, Лариса Һашим кызы Абдуллина (), (28 июль 1975, СССР, РСФСР, БАССР, Дәүләкән районы, Мәкәш) — шагыйрь, тәрҗемәче, журналист. БР һәм РФ Язучылар (2007) һәм Журналистлар (2002) берлекләре әгъзасы. Шәехзада Бабич (2008), Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы (2018) премияләре лауреаты. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (2016). Башкортстанның халык шагыйре (2025).

Биографиясе Абдуллина (кыз фамилиясе Ситдыйкова) Лариса Һашим кызы 1975 елның 28 июлендә Башкорт АССР ының Дәүләкән районы Мәкәш авылында туган.

Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, «Йәшлек» газетасында, «Башкортстан» газетасының әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән.

2020 елдан — () башкорт балалары журналы баш мөхәррире Главным редактором башкирского детского журнала «Акбузат» стала Лариса Абдуллина. ИА «Башинеформ», 19.06.2020.

Китаплары Сине күргән язым: Шигырьләр. Ɵфə: Китап, 1997. Назлы мәлем кабатланыр сыман: Шигырьләр. Дәүләкән, 2003. Җиләк тәме: Шигырьләр. Ɵфə: Китап, 2006. Уйлыларны уйландырып: Публицистика. Ɵфə, 2006. Тридцать три: Стихи. Ɵфə, 2009. пәтый элемент: Стихи. Ɵфə, 2011. Йөрәк акылы: Публицистика. Ɵфə: Китап, 2011. Балкантау рухы: ᴨyвис, хикәяләр. Ɵфə: Китап, 2015.Баш ҡалала «Балҡантау рухы» исемле фантастик ᴨyвис донъя күрҙе. «Башинформ» МА, 2016, 8 фᴎʙрәл.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Шәехзадә Бабич премиясе (2008) Төрки халыклар мәдәнияте халыкара оешмасы премиясе (2018) Уфа шәһәр хакимияте башлыгының еллык премиясе (2015) — «дәүләт телләрен һәм туган телләрне үстерүгә һәм пропагандалауга зур өлеш кертүе өчен» «БР атказанган мәдәният хезмәткәре» (2016 елның сентябре). Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреаты 2023 ― Салават Юлаев орденыАзат Гиззатуллин. В Уфе женщин республики поздравили с их праздником и вручили заслуженные награды. ИА «Башинформ», 7.03.2023 2025 ― Башкортстанның халык шагыйреАзат Гиззатуллин. Ларисе Абдуллиной присвоено почетное звание «Народный поэт Башкортостана». Башинформ, 3.07.2025

«Чиләбе башкортлары» Текст (фрагмент) :

Баш йортыңда башкорт булу – бер хәл, Башкорт булып кара син читтә! Чиләбенең башкортлары безгә Чын башкорт рухын күрсәтә!

Чиләбенең башкортлары безгә Алып килә яугир комарын. Үз нияте белән ватып керде Алар Россия чиге диварын.

Милләт каны кайнап торгач, әнә, Сөйләшәләр гүзәл сөйләштә! Чиләбе батырларын дөнья(ның) Җиңә алганы юк көрәштә!

Чиләбенең башкортына, гүя, Һич булмаган илнең чикләре. Кан хәтере белән ачты алар Россия киңлегенең бикләрен.

Чиләбегә хәзер бармыйм мин, Чиләбегә хәзер мин кайтам. Ата-бабам каны тамган җирдә Башкорт кәгъбәсе дип яратам!

Чиләбедә – Зәйнулланың эзе ! Акмулланың соңгы сулышы. Олы Башкортстан бердәмлеге – Киләчәккә безнең юл шушы! Лариса АбдуллинаЧиләбе башкортлары. «Башкортстан», 27.04.2018 Искәрмәләр

Әдәбият Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Ɵфə: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1

Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкортстан шагыйрьләре Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Башкортстан халык шагыйрьләре