Дама Һелен Миррен, тугандагы исеме Елена Лидия Василий кызы Миронова (, , 1945 елның 26 июле, Англия, Лондон, Чизуик) — рус тамырлы инглиз кино актрисасы. «Оскар», «Эмми», Канн кинофестивале премияләре лауреаты. Британия Империясе орденының дама-командоры.

Тәрҗемәи хәле 1945 елның 26 июлендә Англиянең башкаласы Лондон шәһәренең Чизуик бистәсендә эшче гаиләсендә туган. Әтисе — рус, әнисе инглиз милләтеннән. 1950 еллар ахырында әтисе үзенең исеме — Василий Мироновны «Бэзил Миррен», кызының исемен «Һелен Миррен» итеп үзгәрткән. Һелен Саутенд-он-Си шәһәрендә кызлар мәктәбен, педагогика көллиятен, Лондонда драма көллиятен тәмамлаган.

1960 еллар ахырыннан сәхнәдә. Лондонның Король Шекспир труппасында Уильям Шекспир трагедияләре буенча куелган спектакльләрдә уйный. Репертуарында шулай ук Максим Горький, Антон Чехов, Иван Тургенев пьесалары буенча куелган спектакльләрдәге рольләре дә бар. 2009 елда Майкл Һоффманның «Соңгы якшәмбе» фильмында Лев Толстойның хатыны Софья Андреевна Толстая ролен башкара.

Кино тамашачысына «The Queen» (, 2007), «Caligula» (), «The Cook, The Thief, His Wife & Her Lover» (, 1989) һ. б. фильмнардагы рольләре аша таныш. Яшьрәк вакытта ярым-порно фильмнарда да уйнарга туры килә.

1972 елда ел буе инглиз режиссеры Питер Брук белән дөньяның күп кенә үсеп килүче илләрендә яшәүче җирле халык, җиләк-җимеш җыючылар каршында чыгыш сый.

1984 елда Ирландия кинорежиссёры Пэт О'Коннорның «Cal» () драмасында башкарган Марселла роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Канн фестивалендә җиңүче була.

2005 елда режиссёр Том Һуперның «Elizabeth I» (Елизавета I) фильмында башкарган Елизавета I роле өчен «Эмми» кинопремиясе ала.

2007 елда Англия кинорежиссеры Стивен Фрирзның «The Queen» (, 2007) картинасында Елизавета II ролен башкарган өчен Оскар премиясе ала, шулай ук Венеция кинофестивале призына лаек була.

2012 елда European Film Awards (Европа киноакадемиясе призы) ала.

2013 елда Һолливудның Дан аллеясында шәхси йолдызы ачыла.

2013 елда Бөекбританиянең иң югары театр бүләге Laurence Olivier Award (Лоуренс Оливье премиясе) белән бүләкләнә.

Гаилә хәле Ире (1997 елдан) — АКШ кинорежиссёры Тэйлор Һекворд (1944). Балалары юк Хелен Миррен: «Я не забочусь о последствиях». Psychologies.

Кызыклы факт Британия Империясе орденының дама-командоры буларак, дэйм (сэр титулының хатын-кызларга карата әйтелә торган аналогы) титулына ия.

Әдәбият Июльдә кабынган йолдызлар. Һелен Миррен (Елена Миронова). «Сөембикә», 2010 ел, июль, 63нче бит. ISSN 0869-1398

Сылтамалар Helen Mirren. IMDb

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Әлифба буенча кинорежиссёрлар Төркем:Бөекбритания актрисалары Төркем:Бөекбритания кино актрисалары Төркем:Бөекбритания телевидение актрисалары Төркем:Бөекбритания кинорежиссёрлары Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:«Эмми» премиясе лауреатлары‎ Төркем:Канн фестивале лауреатлары Төркем:«BAFTA» премиясе лауреатлары Төркем:Британия империясе ордены дама-командорлары Төркем:European Film Awards лауреатлары Төркем:«Тони» премиясе лауреатлары Төркем:«Оскар» премиясе лауреатлары Төркем:«Алтын глобус» премиясе лауреатлары Төркем:АКШ киноактерлар гильдиясе премиясе лауреатлары