РиасCotton, C. (1956) Rias sensu stricto and sensu lato. Geographical Journal. 122(3):360–364. яки риа ( — «елга тамагы») — рельеф формасы, таулы диңгез ярларындагы култык. Борынгыдан Испаниянең төньяк-көнбатышында Побережье Галисии. Центральный гид по северу Испании. spainnordtur.com, Ирландиянең көньяк-көнбатышындагы, Португалия, Австралия һ. б. илләрнең яр буйларына хас күренеш.
Тасвирлама Риаслар елга үзәннәренең түбән урнашкан урыннарына диңгез сулары керү нәтиҗәсендә хасил була. Диңгез суларының күтәрелүе һәм елга үзәннәргә басып керүе, гадәттә, диңгез суының глобаль үзгәреш кичерүе (диңгезнең эвстатик халәте үзгәрү), яки коры җирне басуы (диңгез халәтенең изостатик үзгәрүе) нәтиҗәсе була ала. Бу очракта диңгез тигезлегеннән өстә урнашкан коры җирдәге елга үзәннәрен су баса.
Риас бер үк вакытта эстуарий да була ала. Фьордка охшаш яклары бар, ләкин озынлыгы 250-300 км булган фьордтан күләме белән аерыла: материк эченә таба бары 50 км га гына үтеп керә. Киңлеге белән тирәнлеге дә даими түгел, елга койган урыннан башлап зурая һәм тирәнәя бара. Әлеге төр риаслар Испаниянең Галисия провинциясендә урын алган.
Байшас риасы Байшас риасы () зонасына Де Вига риасы (), Де Алдан риасы (), Де Понтеведра риасы (), Де Ароуса риасы (), Мурос и Нойя риасы (), Де Коркубион риасы () керә. Испаниянең төньяк-көнбатышында урнашкан зона Понтеведра, А Корунья провинцияләре, Галисия автоном берәмлеге территорияләрен эченә ала һәм көньяктан Португалия белән чиктән төньякта Фистерра-Финистерра борынына кадәр сузыла. Мондый төр култыклар яр сызыгына аркылы урнашкан була. Байшас риасы зонасы формасы белән 5 бармагы тырпайган кул чугын хәтерләтә. Байшас риасы һәм Де Ароуса риасы. perexilandia.org, 16.07.2011
Галерея
Әдәбият Perillo, Gerardo, Geomorphology and Sedimentology of Estuaries, Volume 53. pp17–47. Elsevier Science (1995) ISBN 9780080532493 von Richthofen, F. Fuhrer fur Forschungsreisende ("Guide for Explorers"), pp308–310. Berlin, Oppenheim (1886)
Сылтамалар Искәрмәләр
Төркем:Су юлын өйрәнү Төркем:Култыклар Төркем:Рельефның океан һәм яр буе формалары