Карл Маркс урамы, 9/15 — Казанның Карл Маркс һәм Миславский урамнары кисешкән урында урнашкан, XVIII гасырның беренче яртысында төзелгән ике катлы бина. Берничә тапкыр үзгәртеп корылган. Бу бинада 1822/23-1918 елларда (тәнәфесләр белән) Казан руханилар училищесы; 1941 елның сентябрь-ноябрь айларында 334 нче укчы дивизиясе штабы урнашкан.

Төркем:Казанның истәлекле урыннары Төркем:Казанның Карл Маркс урамы Төркем:Казанның Миславски урамы