Депозит - кредит оешмаларына яки саклык банкларына вакытлыча саклауга тапшыпылган акчалар (кертемнәр), кыйммәтле кәгазьләр һәм бүтән хәзинәләр. Депозитның түбәндәге төрләре аеруча кулланыла: саклык банкларына салынган вакытлы һәм вакыты күрсәтелмәгән кертемнәр (вкладлар); кредит оешмаларына сакларга бирелгән кыйммәтле кәгазьләр (акцияләр, облигицияләр); таможня пошлиналарын һәм җыемнарын түләүне тәэмин итү өчен таможня оешмаларына тапшырылучы кертемнәр; дәгъваны тәэмин итү өчен суд һәм административ оешмаларга бирелгән акчалата кертемнәр. Бу эшләр белән бәйле гамәлләр депозитка кую дип атала.

Төркем:Икътисад терминологиясе Төркем:Банк эше