Керкәле (Ибрай Каргалысы) — Татарстан Республикасының Чирмешән районындагы торак пункт. Югары Кәминкә авыл советына карый. Тарих XVIII гасырда нигезләнгән. Ибрай Каргалы (Керкәле) авылы Чирмешән авылыннан 18 км төньякта Олы Кәминкә елгасы кушылдыгы буенда урнашкан. Авылга XVIII гасырның беренче яртысында нигез салынган. 1860 елга чаклы аның халкы дәүләт крестьяннары категориясенә кертелгән. Игенчелек, терлекчелек һәм балта эше белән шөгыльләнгәннәр. ХХ гасыр башына Ибрай Каргалы авылында мәчет һәм мәдрәсә була. Бу чорда авыл халкының имана җире 929 дисәтинә була. 1782 елда 72 җан башы ир-ат була. Демография Халык саны185918971908192019261949195819701979198920022010325773904749454501494583439308288 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 211 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 93,84%, башка халыклар — 6,16%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.5 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Шәхесләр Вәли Фәттахов (1923-2001), Татарстан икмәк продуктлары идарәсе башлыгы. Шагыйрь, журналист, Ш. Маннур премиясе лауреаты (2023) Фәнил Гыйләҗев (1987) Керкәледә үскән. Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.