Карга күзе () — лаләчәләр семьялыгыннан күпьеллык үсемлекләр ыругы.
Таралуы 30 га якын төре билгеле, Европа һәм Азиядә таралган.
Татарстан территориясендә бер төре — дүрт яфраклы карга күзе (P. quadrifоlia) үсә. Бөтен районнарда урманнарда, куаклар арасында очрый.
Ботаник тасвирлама 15-30 см биеклектә, озын, ак, шуышма тамырчалы үсемлек. Сабагы туры, гади. Яфраклары киң эллипссыман, челтәрсыман сеңерчәле, такыя рәвешендә урнашалар.
Бер чәчәге була, сабак очында, саргылт яшел төстә. Җимеше күп орлыкчалы күксел-кара җиләк, карга күзен хәтерләтә (исеме шуннан). Май-июньдә чәчәк ата. Җимешләре июль-августта өлгерә. Орлыктан һәм тамырчалардан үрчи, тамырында микориза хасил итә.
Куллану
Үсемлек составында гликозид, алкалоид, кумарин, сапониннар бар.
Халык медицинасында яңа җыелган үлән төнәтмәсе туберкулёз, матдәләр алмашы бозылган вакытта кулланыла; җиләкләренең согы яра төзәтү чарасы булып тора.
Үсемлек тулысы белән агулы, тәмсез исле. Хайваннар ашамый.https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/karga-kze Онлайн — энциклопедия Tatarica
Искәрмәләр
Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Агулы үсемлекләр Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Татарстан табигате