Постау чәчәге () — бака яфраклары гаиләсенә тугандаш глобуляриячәләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр, ярымкуакчыклар, сирәк кенә куаклар ыругы.
Таралуы
25 ләп төре билгеле, Европада һәм Азиядә, нигездә, Урта диңгез буенда киң таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – Вилькомм глобулярия яки тимгелле зәңгәрбаш (G. will-kоmmii, G. punctata) республиканың көньяк-көнчыгышында очрый. Известьле һәм ташлы тау битләрендә үсә.
Ботаник тасвирлама 10-20 см биеклектәге, киң тармакланган кыска тамырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек. Туры сабаклы. Яфраклары кыска сапта, таралып урнашкан, сизелер-сизелмәс тешле. Чәчәкләре төкчәле, зәңгәр, ялгыз башчага җыелган. Июньдә-июль башында чәчәк ата. Орлыктан һәм куакларын аерып утырту юлы белән үрчетелә.
Куллану Декоратив үсемлек.
ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/globulyariya Онлайн - энциклопедия Tatarica
Искәрмәләр
Төркем:Үсемлекләр Төркем:Ботаника Төркем:Дару үләннәре Төркем:Кызыл китап Төркем:Үләннәр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр