Хәсән Туфан проспекты () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам. Почта индекслары 423800, 423810, 423819, 423823, 423831. ОКАТО коды: 92430000000 Почтовый индекс проспект Хасана Туфана, г. Набережные Челны. Координатлары 55.7423 киңлек һәм 52.4028 озынлык буенча. Озынлыгы көньяктан төньякка — 1,9 км, көнбатыштан көнчыгышка — 3,7 км.
Тарих right|thumb|100px|Фатих Хөсни һәм Хәсән Туфан (). 70 нче еллар Татар шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфан (чын исеме Хисбулла Фәхри улы Гөлзизин-Хәзрәтов-Күсинов, 1900 — 1981) хөрмәтенә аталган урам.
Урнашуы Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районында урнашкан озын урам. Автозавод районы белән чик ясый. Чулман елгасына (Түбән Кама сусаклагычы) перпендикуляр төшүче урам. Машина төзү белән киселештән башлана. Раскольников белән киселештә тәмамлана. Җиңүнең 40 еллыгы , Мәскәү , Тынычлык , Энтузиастлар , Төзүчеләр , Романтиклар , КАМАЗ-Мастер командасы , Сөембикә , Шамил Усманов , Чулман белән кисешә.
Игътибарга лаек объектлар
3нче Е йорт — «Альбатрос» бассейны 12нче йорт — «2.18» бизнес үзәге (халык телендә «Түбәтәй») 14нче йорт — «Иллюзион» (элекке «Батыр» кинотеатры) Азатлык мәйданы Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы 23нче йорт — Яр Чаллы шәһәре мэриясе, башкарма комитеты 23нче А йорты — Җамиг мәчете Мәйдан
Урам белән бәйле шәхесләр
Габидулла Хөрмәтуллин
Галерея
Әдәбият Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X
Сылтамалар Хәсән Туфан проспекты Яр Чаллы картасында
Искәрмәләр
Төркем:Хәсән Туфан хөрмәтенә аталган объектлар *