Илфат Әскәров, Илфат Мансур улы Әскәров (1973 елның 12 августы, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Олы Кибәче) — Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актеры, Татарстанның атказанган (2012) һәм халык (2025) артисты. «Тантана» премиясе лауреаты (2025).
Тәрҗемәи хәле
1973 елның 12 августында Татарстан АССР Саба районы Олы Кибәче авылында туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең (1995-2002 елларда академия, 2002-2015 елларда университет, 2015 елдан институт) театр факультетын тәмамлаган (1996), Эльмира Хамматовада дикторлыкка укыган. Татар телевидениесендә «Чулпан» программасын алып барган.
Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимовның чакыруы буенча Яр Чаллыга күчеп килә. Чаллы театрының әйдәүче актерларының берсенә әверелә. Чаллы телевидениесендә эшли, балалар өчен «Мияубәк һәм Чичиетта» тапшыруын әзерләп алып бара.
Театрда эшләү белән бергә, җырчылар белән РФ шәһәрләренә гастрольләргә йөри: Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Закир Шаһбан, Равил Галиев, Резедә Шәрәфиева, Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова һ. б. белән эшли.
Иҗаты Авыл тормышыннан алынган каһарманнарны уйный, шулай ук сәер кешеләр образлары тудыра.
Башкарган рольләренең кайберләре Чаллы театрында: Казначы — «Йосыф вә Зөләйха» Кол Гали Брендавуан — «Саран» Жан-Батист Мольер Панталоне — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» Карло Гольдони Доверенный — «Банкрот» Галиәсгар Камал Хәлил — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Авыл егете — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин Вафа — «Кәләпүшче кыз» Гаяз Исхакый Нурмый — «Нурислам нигезе» Рабит Батулла Каракаш — «Яшь аралаш көлү» Рабит Батулла Дәрвиш — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим Алмаз — «Кызлар, ишек ачыгыз!» Наил Гаетбай Галимҗан — «Без бит авыл малае!» Туфан Миңнуллин Кабан — «Бурлак» Мансур Гыйләҗев Михаил — «Хәят» Равил Сабыр Яшь Насыйбулла — «Абага алмасы ачы була» Равил Сабыр һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2012 — Татарстанның атказанган артисты Ильфат Аскаров – заслуженный артист Татарстана. Сайт Набережночелнинского татдрамтеатра. 2025 — «Тантана» премиясе лауреаты ― «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинацииясендә ― Чаллы дәүләт татар драма театрында куелган «41 нче ел балалары» спектаклендә Хәлил Фәтхиевич роле өчен Во Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025 2025 — Татарстанның халык артисты Признание заслуг. Страница 2 из 141. РТ Онлайн, 29.04.2025.
Гаилә хәле Хатыны Чулпан Казанлы (Садыйкова), Чаллы татар драма театры актрисасы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты (2007), Татарстанның атказанган артисты.
Ике балалары бар: кызлары ЛәйләЛейла Герасимова Вконтакте (Герасимова; Наро-Фоминскида кияүдә, аның кызлары Алинә, Алисә), уллары Аяз, «Адымнар-Чаллы» мәктәбендә укыйЗөлфия Галим. Чулпан һәм Илфат Әскәровлар: «Тормышыбыз зарланырлык түгел». Шәһри Чаллы, 17.03.2024. Искәрмәләр
Әдәбият Илфат Әскәров: «Әлфия Авзалова үзенең шәлен биреп кенә исән калдым». «Акчарлак», 2018 ел, 15 ноябрь. Сылтамалар
Илфат Әскәров. Чаллы театры сайты Илфат Әскәровның Вконтактедагы сәхифәсе
Моны да карагыз
Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актерлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары