Стас Владимиров (сәхнә исеме, тулы исеме Станислав Павел улы Владимиров, , 1965 елның 7 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Чуаш АССР, Урнар районы, Синьял-Яуши) — драма актеры, эстрада җырчысы, Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры актеры (1990 елдан). Чуашстанның атказанган артисты (2001). Чуашстанның дәүләт яшьләр премиясе лауреаты (1998). Чуаш эстрадасында 1990-еллардан билгеле.
Тәрҗемәи хәле 1965 елның 7 маенда Чуаш АССР Урнар районы Синьял-Яуши авылында туган. Ф. П. Павлов исемендәге Чабаксар музыка укуханәсенең вокал бүлеген (1990), Мәскәү гуманитар-икътисад институтының Чуаш филиалы юридик факультетын (2009) тәмамлаган. 1983—1985 елларда хәрби хезмәттә булган.
Иҗаты 1990 елдан Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры актеры. Әлеге театрда 50 дән артык көлкеле һәм драматик рольләр иҗат иткән: алар арасында — Володя «Кĕтрĕм сана кĕтрĕм» («Көтәм сине», Н. И. Сидоров), Вожеватов «Бирнәсез кыз» (, А. Н. Островский), Иртис «Урасмет» («Уразмәт», Б. Б. Чиндыков) һ. б. Владимиров Станислав Павлович. Михаил Сеспель исемендәге Чуаш дәүләт яшь тамашачы театры сайты.
Театрдагы эшчәнлеген эстрададагы иҗаты белән үреп бара. Чуаш халык җырларын һәм үзе иҗат иткән җырларны башкара. Чуаш диаспорасы яшәгән барлык төбәкләрдә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Самарда, Төркиядә чыгышлар ясаган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Чĕнтĕрлĕ чаршав» (Челтәрле чаршау) республика театр сәнгате конкурсы - диплом иясе (ике мәртәбә) 1993 — «Чуашстан ритмнары» конкурсы лауреаты 1998 — Чуашстанның дәүләт яшьләр премиясе 2001 — Чуашстанның атказанган артисты
Сылтамалар Владимиров Станислав Павлович. Чуаш энциклопедиясе Интервью со Стасом Владимировым. idelreal.org
Искәрмәләр
Моны да карагыз Стас Владимировның юбәләй концерты. YouTube (видео, 29:47)
Төркем:Чуашстан артистлары Төркем:Чуашстан җырчылары Төркем:Чуаш җырчылары Төркем:Чабаксар музыка укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Чуашстанның атказанган артистлары