Эмиль Талипов, Эмиль Мансур улы Талипов (1984 елның 27 гыйнвары , СССР, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Кадыш) — драма актеры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты (2018), Муса Җәлил исемендәге (2013) һәм «Тантана» (2021, 2025) премияләре лауреаты. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2026).

Тәрҗемәи хәле 1984 елның 27 гыйнварында Татарстан АССР Биектау районы Кадыш авылында (1998 елдан Казанның Авиатөзелеш районындагы бистә) җырлы-моңлы укытучы гаиләсендә туган. Әтисе ― Татарстанның атказанган укытучысы, оста җырчы Мансур Талипов (2024 елда вафатЭмиль Талиповның әтисе вафат. intertat.tatar, 29.04.2024), әнисе ― Әлфия чыгышлары белән Мамадыш районыннан (Яңа Комазан, Ташлы авылларыннан). Игезәк ике апасы бар. Кече яшьтән вокал конкурсларында катнашып, еш кына беренчелекне яулый, музыка мәктәбен (Ф. Шаляпин исемендәге малайлар хор гимназиясен) тәмамлаган, оста итеп гармунда, гитарада уйный. Казанга театр укуханәсенең музыкаль комедия бүлегенә җырчы булу хыялы белән килгән, ләкин анда артистлыкка укырга тәкъдим итәләр. Казан театр укуханәсен (2005, укытучылары Әмир Камалиев, Ришат Хаҗиәхмәтов), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (2008, укытучысы Фәрит Бикчәнтәев), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген (2008) тәмамлый.

Иҗаты Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында 2008 елдан бирле хезмәт итә. Үзен режиссер буларак та сынап карый: Камал театры сәхнәсендә Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә - адәм баласы» спектаклен сәхнәләштерә, Илгиз Зәйниевның «Бәби» спектаклендә режиссер ассистенты була. Киң диапазонлы артист. Иҗатына нечкәлек, эчкерсезлек хас.

Пародияләр ясау остасы, иң беренче пародиясе Минтимер Шәймиевка була, Айдар Галимов, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов, Илдар Хәйруллин, Равил Шәрәфиев, Хәмдүнә Тимергалиева кебек танылган шәхесләргә пародияләр ясый Эмиль Талипов: «Театрга урта буын җитми». Азатлык радиосы, 13.04.2014.

Киноактер буларак та билгеле. «Дилемма» (режиссер Рамил Төхфәтуллин, 2007), «Ерактагы йолдызым», «Ялан аяклы кыз – 2», «Реальная сказка» (режиссер Андрей Мармонтов, 2011), «Братья» (Ринат Кәримовның диплом эше, 2016) фильмнарында уйный. «Поэт на все времена» документаль фильмында Такташ ролен башкараФәнсилә Шәйдүләтова. Эмиль Талипов: «Янар әле якты йолдызым…». «Мәйдан», 2016 ел, апрель. Башкарган кайбер рольләре Ильяс (төп роль) — «Мәхәббәт FM» Илгиз Зәйниев Миркәй — «Миркәй белән Айсылу» Нәкый Исәнбәт Ялкын — «Бәби» Илгиз Зәйниев Исмәгыйль — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин Әбүталип — «Мәңгелек буран» Чыңгыз Айтматов Әсфәндияр — «Мулла» Туфан Миңнуллин Бишпот Хәйбулла — «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин Рафаэль — «Искән җилләр көенә» Зөлфәт Хәким Корбанов — «Үлеп яратты» Ркаил Зәйдулла Зәйтин — «Минем исемем Кызыл» Орхан Памук Архиепископ — «Ричард III» Уильям Шекспир Исмәгыйль — «Галиябану, сылуым-иркәм» Мирхәйдәр Фәйзи, Туфан Миңнуллин һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

2013 — Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика бүләге — «Корбанов («Үлеп яратты», Р. Зәйдулла), Әсфәндияр («Мулла», Т. Миңнуллин) рольләрен башкарган өчен''» Объявлены имена лауреатов республиканской премии имени Мусы Джалиля. tatpressa.ru, 17.07.2013 2018 — Татарстанның атказанган артистыЭмиль Талипов һәм Ләйсән Фәйзуллина – атказанган артистлар. Камал театры сайты, 8.12.2018 2021 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Камал театрында куелган «Хуш авылым» документаль спектаклендәге роле өчен«Тантана - 2021» театр премияләрен тапшыру. «Татар-информ» онлайн, 27.03.2021 2025 — «Тантана» премиясе лауреаты ― «Иң яхшы ир-ат роле» номинацииясендә ― Камал театрында куелган «Тукайның кайтуы» спектаклендә Габдулла Тукай роле өченВо Всемирный день театра объявили победителей Ежегодной театральной премии Министерства культуры Республики Татарстан «Тантана». Министерство культуры Республики Татарстан, 27.03.2025 2026 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― «Казанга Тукай кайткан» спектаклендәге Тукай роле өченИсточник: стали известны лауреаты Тукаевской премии за 2026 год. Бизнес-онлайн, 25.04.2026

Гаилә хәле Өйләнгән. Хатыны Илсөяр, табибә Эмиль Талипов. Инстаграм, кызы (2020), улы (2023). Заслуженный артист Татарстана Эмиль Талипов стал отцом во второй раз. Новости Татарстана и Казани

Искәрмәләр

Сылтамалар

Эмиль Талипов. Камал театры сайты Эмиль Талипов. kinopoisk.ru

Шулай ук карагыз Ләйсән Фәйзуллина

Төркем:Татар артистлары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары