«Кардәш каләмнәр» () — 2006 елдан Әнкарада (Төркия) төрек телендә нәшер ителүче айлык әдәби журнал.

Тарих Ауразия язучылар берлеге (, рәисе Якуп Омаругълы) AYB. Avrasya Yazarlar Birligi. Ауразия язучылар берлегенең рәсми сайты тарафыннан нәшер ителә.

Төркиядә, төрки халыклар яшәүче илләрдә (РФ, Украина, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Гыйрак, Иран, Мисыр, БГӘ, Алмания, АКШ, Франция, Англия һ. б.) тарала.

Баш мөхәррире — Али Акбаш (, 1942).

Төрки халыклар әдәбияты белән таныштыруны максат иткән басма.

Журналның аерым (махсус) саннары төрки халыклар вәкилләре — күренекле әдипләр иҗатына багышлана: 2010 елның ноябрь саны татар әдәбияты классигы, БАССР халык шагыйре Мәҗит Гафуриның 130 еллыгына багышланганӘхәт Салихов. Очередной номер турецкого журнала «Кардеш калемлер» посвящен юбилею народного поэта Башкортостана Мажита Гафури. ИА «Башинформ», 2.12.2010 ; 2015 елның март ае саны кыргыз язучысы Омор Солтановка (ky) багышлана Омор Султанов. Төрек дөньясында елның әдәбият кешесе. «Кардәш каләмнәр»нең facebook сәхифәсе, 02.03.2015 ; 2016 елның апрель ае саны бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган Выпуск журнала «Собратья по перу» («Kardeş Kalemler»). Казанның «Анадолу» төрек милли-мәдәни мохтарияте. Татарстан халыклары Ассамблеясы сайты ; 2016 елның июль саны казакъ шагыйре Җамбыл Җабай улына багышланганВ Турции спецвыпуск журнала «Кардеш калемлер» посвящен Жамбылу Жабаеву. inform.kz, 26.07.2016 ; 2018 елның март ае саны казакъ шагыйре Магҗан Җомабаевның 125 еллыгына багышланганКорганбек Аманжол. Очередной номер журнала «Кардеш калемлер» посвящен Магжану. egemen.kz, 30.03.2018 Динара Мынжасарқыҙы. Жұрт көңілін аударған «Кардеш калемлер». turkystan.kz, 29.03.2018 2023 елның март санында Сания Әхмәтҗанова белән Рәмис Аймәтнең дә шигырьләре урын алган. Зилә Мөбәрәкшина. Евразия Язучылар берлеге журналында татар шагыйрьләренең шигырьләре басылып чыкты. Татар-информ, 14.03.2023 2025 елның октябрь санында Ркаил Зәйдулланың «Кыска хикәяләре» КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәркият институтының 3 курс студенты Камилә Кәлимуллина тәрҗемәсендә дөнья күргән Kısa Hikâyeler. Kardeş KalemlerТөркиядә нәшер ителә торган журналда Ркаил Зәйдулланың хикәяләре дөнья күргән. Татарстан Язучылар берлеге һ. б.

Искәрмәләр

Әдәбият Алия Мөбарәкшина. Тукай турында «Кардәш каләмнәр». «Казан утлары», 2016 ел, июль, 145-147нче битләр. Сылтамалар kardeskalemler.com. Журнал сайты «Кардеш Калемлер» - Тюркский журнал. YouTube (видео, 1:29)

Төркем:Төркия журналлары Төркем:Төрек телендәге журналлар Төркем:Әдәби журналлар Төркем:Әлифба буенча журналлар Төркем:2006 елда барлыкка килгән басмалар