Казан губернасы 1708 елның 18 декабрендә рус патшасы Петр I указы нигезендә башланган административ-территориаль реформа үткәрү барышында барлыкка килә. Губернаның нигезен формаль рәвештә 1552 елга кадәр булган Казан ханлыгын территориясе тәшкил итә. Административ яктан губерна белән Мәскәүдәге Казан сарае идарә итә. Беренче Казан губернаторы итеп Петр Матвеевич Апраксин тәгъаенләнә. Губерна Казан, Зөя, Пенза, Сембер, Уфа, Әстерхан һәм башка хәрби воеводалардан тора. Башкорт восстаниеләре тәмамланганнан соң, 1711 елда Уфа өязе Сенат карамагына тапшырыла. 1728 елда Яркәй Янчурин җитәкчелегендәге башкорт делегациясе император Петр «башкортларның воеводалар һәм целовальниклардан кысырыклыуга дучар ителелүләре һәм аларның жиргә вотчинлык хокугын саклау турында үтенеч бирә. 1728 елның июль азагында император Петр II указы чыга: «Уфа провинциясен Казан губерниясеннан аеру, аны Сенатның аерым ведомствосына теркәү турында»История башкирских родов. Елан. Том 9. Часть 1 / С. И. Хамидуллин, Ю. М. Юсупов, Р. Р. Асылгужин, Р. Р. Шайхеев, И. Р. Саитбатталов, В. Г. Волков, А. А. Каримов, А. М. Зайнуллин, Ф. Ф. Гайсина, Р. М. Рыскулов, А. Я. Гумерова, Г. Ю. Галеева, Г. Д. Султанова. — Уфа: ГУП РБ Уфимский полиграфкомбинат, 2015. — С. 34,35,36. — 720 с. — ISBN 978-5-85051-637-6.. Указ нигезендә нигезендә Уфа провинциясе (Минзәләдән тыш) рәсми рәвештә губерна составыннан алынаМуратова В. Н. Казанская губерния // Башкирская энциклопедия. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2019. — ISBN 978-5-88185-306-8..

1714 елның гыйнварында Казан губернасының төньяк-көнбатыш өлешләреннән Түбән Новгород губернасы бүлеп алына. Губерния составына Түбән Новгородтан шәһәренән тыш Алатырь, Арзамас, Балахна, Васильсур, Гороховец, Кормыш, Юрьевец, сул яктагы Ядрин шәһәрләре керә. 1717 елның 22 ноябрендә Түбән Новгород губернасы бетерелә, аның территорияләре яңадан Казан губернасына кушыла.

1717 елның 22 ноябрендә Казан губернасыннан Әстерхан губернасы бүлеп алына. Яңа губерна составына Атырау (Казахстан), Дмитриевск Сызрань, Терск шәһәре, Царицын, Кызыл Яр, Кара Яр һәм Кизляр шәһәрләре керә.

1719 елның 29 маенда яңадан мөстәкыйль Түбән Новгород губернасы оештырыла. Аның составына Алатыр, Арзамас, Түбән Новгород һәм тагы да 7 шәһәр кергән.

1719 елда губерния провинцияләргә бүленә: Казан, Пенза, Зөя, шулай ук Уфа (1728 һәм 1733-1740).

1727 елның 29 апрелендә Себер губернасыннан Вятка һәм Соликамск провинцияләре Казан губернасына тапшырыла.

1744 елның 15 мартында Исәт һәм Уфа провинцияләре яңа барлыууа килгән Ырынбур губернасына кушыла.

1775 елда Казан губернасы берничә наместничество бүленә һәм бетерелә: 1780 елның 11 сентябрендә Зөя һәм Казан провинцияләреннән Нократ наместничествосы оештырыла, ә көньяк өязләр Сембер һәм Пенза наместниклыгы итеп берләштерелә..

1781 елның 27 гыйнварында Пермь провинциясе территориясе Пермь наместничествосы составына тапшырыла, ә 28 сентябрьдә Казан губернасының калган территориясе 13 өяз составында Казан наместнигына дип үзгәртелә. Шул ук елны губерния һәм өяз шәһәрләре герблары раслана.

1796 елның декабрендә Казан наместнигы яңадан губерна дип үзгәртелә. Губернаторлар Ф. И. О. Титул, чин, исеме Вазифаны биләү вакыты Апраксин Пётр Матвеевич бояр 1708—1713 Салтыков Пётр Самойлович бояр 1713—1719 Салтыков Алексей Петрович 1719—1725 Менгден Иван Алексеевич генерал-майор 1725 Волынский Артемий Петрович генерал-майор 1725—1727 Зотов Василий Никитович генерал-майор 1727—1728 Волынский Артемий Петрович генерал-майор 1728—1731 Долгоруков Михаил Владимирович кенәз, хакыйкый яшерен киңәшче 1731—1732 Мусин-Пушкин Платон Иванович граф, хакыйкый яшерен киңәшче 1732—1735 Румянцев Александр Иванович генерал-лейтенант 1735—1736 Голицын Сергей Дмитриевич князь, хакыйкый яшерен киңәшче 1736—1739 Вазифа буш 1739—1741 Загряжский Артемий Григорьевич генерал-поручик 1741—1748 Греков Степан Тимофеевич действительный статский советник 1748—1755 Головин Фёдор Иванович граф, яшерен киңәшче 1755—1760 Тенишев Василий Борисович кенәз, хакыйкый яшерен киңәшче 1760—1764 Квашнин-Самарин Андрей Никитич действительный статский советник 1764—1770 Бранд Яков Ларионович генерал-поручик 1770—1774 Мещерский Платон Степанович князь, генерал-поручик 1774—1781 Искәрмәләр

Төркем:Казан губернасы