Гөнүл Пултар (, 1943 елның 3 ноябре, Төркия, Истанбул) — галимә, язучы, филология докторы, Америка мәдәнияте һәм әдәбияты белгече, Бөтендөнья татарлар лигасы башкарма комитетыныңР. Алтай. Истанбулда Гөнүл Пултарның китабы дөнья күрде. Татар-информ, 28.12.2009 (1997 елдан, вариант: 2003 елдан Fauziya Bayramova. facebook.com) һәм «Мәдәният тикшеренүләре» җәмгыяте рәисе. РИ Дәүләт Думасы депутаты, хокук белгече Садри Максудиның (1878—1957) оныгы, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Әдилә Айданың (1912-1992) кызы.

Тәрҗемәи хәле 1943 елның 3 ноябрендә Истанбулда төрек-татар гаиләсендә туган. Төркия илчесе булган әнисенең эш урынына бәйле, башлангыч белемне төрле илләрдә (Франция, Нидерландлар, Югославия) алган. Бакалавриатны Истанбулдагы (хәзерге Босфор университеты) тәмамлаган. «Чагыштырмалы әдәбият» белгечлеге буенча Әнкарадагы Урта көнчыгыш техник университетында филология докторантурасын тәмамлаган. Журналист булып эшләп ала. Аннары академик фән юлын сайлый. Әнкарадагы Билкент университетында, Истанбулдагы Босфор университетында, Бахчашәһәр университетларында укыткан, фәнни хезмәткәр булган. 1998 елда Гарвард университеты Лонгфелло институтының штаттагы хезмәткәре буларак, анда гыйльми эзләнүләр үткәрә.

Төркиядәге Америка тикшеренүләре җәмгыяте рәисе урынбасары вазифасын башкара. Чит илләрдәге тел, милләт юнәлешендә эшләүче гыйльми-тикшеренү оешмаларында, берлекләрдә әгъза булып тора. 1999 елда Төркиядә милли тикшеренүләр берлеге оештыра. Америка Кушма Штатларында нәшер ителүче «Популяр мәдәният» журналының редколлегия әгъзасы, «Төркиядәге Америка тикшеренүләре» () журналының оештыручысы һәм баш мөхәррире. Мәкаләләре Америка һәм Европа илләрендә, һиндстан, Япония матбугатында дөнья күрә.

Фән белән җәмәгать эшчәнлеген бергә алып бара. Бөтендөнья татарлар лигасы һәм «Мәдәният тикшеренүләре» җәмгыяте рәисе. Садри Максудиның тормыш һәм иҗат юлын популярлаштыру максатында төрки җөмһүриятләр (бигрәк тә Татарстан) белән тыгыз элемтәләр урнаштыраРушания Алтай. Истанбулда Садри Максуди искә алына. «Безнең мирас». 1992 елда Беренче татар корылтаена (Садри Максудиның икенче кызы Наиләнең улы Али Вахит Турхан һәм үзенең өч баласы белән) килә.

Иҗаты 1979 елда «Дөнья — куласа» исемле беренче романы белән язучы буларак таныла. Фильм өчен язган сценарие белән Төркиядә (1965) һәм «Lettre à un Ami» эссесы белән Францияда (1970) беренче урынны алган. Америка мәдәнияте һәм әдәбияты буенча тикшеренүләре Төркиядә, Америка Кушма Штатларында дөнья күргән гыйльми хезмәтләр җыентыкларында басыла. АКШ, Нидерландлар, Алмания, РФ, Япония, Һиндстан һәм Төркия гыйльми журналларында басылган күп санлы энциклопедик мәкаләләр авторы.

Кайбер әсәрләре

Гаиләсе

Бабасы — РИ Дәүләт Думасы депутаты, хокук белгече Садри Максуди (1878-1957), әбисе — алтын приискысы хуҗалары Рәмиевләр нәселеннән Камилә Шакир кызы Рәмиева (?—1970)Миләүшә Гайнанова. Садри Максуди: интеллектуальный мост между татарами и турками. «Реальное время», 13.07.2016.

Әнисе — Гадилә Садри кызы Максудова (Әдилә Айда). Әтисе — Рәшит Мазһар Айда (). Сеңлесе — Гөлнур Учок, икътисадчы.

Ире — фән эшлеклесе (1940). Балалары: кызы Эрэн, уллары Гәрәй, Сәлҗүк ().

Бүләкләре 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлеге» медале — «диаспорада татар мәдәниятен популярлаштырган өчен» 2007 — ТР Президенты Минтимер Шәймиевның Рәхмәт хаты. 2014 — аның хөрмәтенә «Мәдәниятләрара юлчы. Гөнүл Пултар» исемле юбилей китабы басылган.

Әдәбият Рушания Алтай. Гөнүл ханым. «Сөембикә», 2008, март.

Сылтамалар Гөнүл Пултар. Әдипләр (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы) Гөнүл Пултарның вебсайты

Искәрмәләр

Төркем:Әдәбият галимнәре Төркем:Төркия галимнәре Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Татар язучылары Төркем:Төркия язучылары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Садри Максуди