Иске Яхшый мәчете — 1738 елда Казан (1744 елдан Ырынбур) губернасы (хәзерге Башкортстанның Балтач районы) Иске Яхшый авылында төзелгән мәчет. Шуралар хакимияте чорында республика төньягындагы 18 районга хезмәт күрсәткән, манарасы төшерелми калган, эшчәнлеген туктатмаган бердәнбер мәчет Иске Яхшый авылы мәчете . «Балтач таңнары». XVIII гасырның архитектура һәйкәле. БР саклана торган объектлар ресстрына кертелгән. Координатлары N 56° 0' 28.08" E 55° 53' 1.32".

Тарих Иске Яхшый авылына 1730 елда нигез салынган. Авыл нигезләнү белән, анда вакытлыча гыйбадәт кылу урыны булдырылган. Авылның беренче имамы — Атик Әйтмәтов. Икенче имамы — Мирхәйдәр хәзрәт. 1737—1738 елларда аның җитәкчелегендә беренче мәчет төзеләОдной из старейших мечетей Башкортостана исполняется 275 лет. Ислам info, 04.04.2013. Мәчет каршында мәдрәсә эшли башлый. Мирхәйдәр хәзрәтнең олы улы үзе янында икенче имам булып тора.

1788 елда Яхшый авылы халкы икенче мәчет төзергә рөхсәт сорап, губерна җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. 1800—1805 елларда икенче (яңа) мәчет төзелә, мәчет каршында мәдрәсә эшли.

1932 елда яңа мәчет ябыла. Бинасы башта мәктәп итеп файдаланыла. Сугыш елларында күмәк хуҗалыкның атларын тоту өчен файдаланалар. Сугыштан соң, мәчет бинасы сүтелеп, мәктәпнең спорт залы итеп салына.

Беренче мәчет үз вазифасын башкаруны дәвам итә. Иске Яхшый мәчете Шуралар хакимияте чорында республика төньягындагы 18 районга хезмәт күрсәткән бердәнбер мәчет була. Җомга намазларына Свердловск, Пермь өлкәләреннән мөселманнар килгән В этом году исполняется 275 лет одной из старейших мечетей Башкортостана. Информационно-аналитический канал ANSAR, 05.04.2013.

1942 елда мәчетне ябалар. Бинасы ашлык саклау урыны итеп кулланыла. 1945 елда мәчет яңадан ачыла һәм эшен дәвам итә. Әлеге чорда имам булып Абзалетдин, Сафетдин, Миңнебай, Мифтах хәзрәтләр торган.

1990 елдан мәчет белән Хәлимулла Мортазин җитәкчелек итә. 1993—1994 елларда хуҗалыкара урман хуҗалыгы башлыгы Фәметдин Галиәкбәров ярдәме белән манара һәм мәчет түбәсе өлешчә яңартыла. Ябылган икенче мәчет урыны да киртәләп алынган.

Мәчетнең 260 еллыгына диварлары, түбәсе яңартыла, эчке өлеше матурлана.

Әдәбият Рәфис Муллагатдәр. Иске Яхшый мәчетенә – 270 ел. Китапта: Мөселман календаре, К.: «Идел-Пресс», 2019 ел, 207—213нче бит.

Сылтамалар Иске Яхшый авылы мәчете . «Балтач таңнары» Иске Балтач авыл җирлеге сайты

Искәрмәләр

Төркем:Башкортстан мәчетләре Төркем:Балтач районы (Башкортстан)