Айдар Рәис улы Беляев (1965 елның 11 декабре, ) — спортчы (автомобиль спорты), Россиянең халыкара дәрәҗәле спорт остасы (1997), Россия Федерациясенең дәүләт премиясе иясе (2000), Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре (2011). 1991—2018 елларда «КАМАЗ-Мастер» такымы штурманыТатарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В.

Тормыш юлы Айдар Беляев 1965 елның 11 декабрендә Казанда туа. 1989 елда А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын тәмамлый.

1991 елда Айдар Беляев «КамАЗ»да фәнни-техник үзәкнең махсус техника департаменты инженер-конструкторы вазыйфасында эшли башлый. Хезмәт эшчәнлеге башланганнан бирле Кама йөк машиналарын халыкара ярышларга әзерләү белән шөгыльләнә башлый. Аннары магистраль тягачларда шоссе-боҗра узышлары буенча Аурупа чемпионатында катнашкан команданы җитәкли. 1994 елдан соң КамАЗдагы спорт тормышы тулысынча халыкара ралли-марафоннарга әзерләнү һәм анда катнашу ягына үзгәрә. Беляев бу юнәлештә актив эшли башлый. Хезмәттәшләре белән бергә ул спорт машиналарын булдыру белән шөгыльләнә. «Париж-Мәскәү-Улан-Батор-Пекин» маршруты буенча «Мастер-ралли-95» халыкара ралли-марафонында ул техник хезмәт күрсәтү төркеме җитәкчесе буларак чыгыш ясый.

1996 елдан экипаж штурманы сыйфатында чыгыш ясый һәм навигациядә үзенең югары осталыгын күрсәтә.

2002 елда Айдар Беляев катнашында КамАЗ-4911 EXTREME спорт автомобиленең яңа моделе төзелә. КамАЗ-4911да «КАМАЗ-мастер» командасы юлдан тыш ралли буенча дөнья кубогы һәм Дакар узышлары ярышларында алдагы этапларда да җиңү яулый. Хәрби экипаж штурманы буларак Айдар Беляев «Телефононика-Дакар 2003» трансконтиненталь супермарафонының бакыр призёры, 2004 елда әлеге ярышларның көмеш призёры, шулай ук авторалли буенча дөнья Кубогы этапларында күп тапкырлар призёр һәм җиңүче була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1996 елның 19 октябре — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале — автомобиль төзелеше үсешенә, халыклар арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга һәм Париж-Мәскәү-Пекин маршруты буенча «Мастер-ралли 95» марафонында югары спорт нәтиҗәләренә ирешүгә зур өлеш керткәне өченУказ Президента Российской Федерации от 19 октября 1996 года № 1466 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»; 2001 елның 23 июле — Дуслык ордены — физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары, халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш кертүе өченУказ Президента Российской Федерации от 23 июля 2001 года № 911 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников физической культуры и спорта»; 2005 елның 15 марты — Почёт ордены — илнең автомобиль төзелеше үсешенә зур өлеш керткән һәм югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өченУказ Президента Российской Федерации от 15 марта 2005 года № 289 «О награждении государственными наградами Российской Федерации работников открытого акционерного общества «КАМАЗ», Республика Татарстан»; 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; 2006 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале; 2007 — Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе; 2010 елның 7 июне — I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале — «Аргентина-Чили» ралли-рейд буенча ярышларда югары спорт казанышлары өченУказ Президента Российской Федерации от 7 июня 2010 года № 679 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»; 2011 — Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре; 2015 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» «ордены; 2017 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале; 2019 елның 17 июле — IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены — «Дакар-2018» халыкара ралли-марафонында «КамАЗ-мастер» командасының җиңүенә зур өлеш керткән өченУказ Президента Российской Федерации от 17 июля 2019 года № 337 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». 2025 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән, автомобиль спортын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Признание заслуг. Республика Татарстан, 27.12.2025. Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Дуслык ордены (Русия) кавалерлары Төркем:«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган машина төзүчеләре Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Почет ордены кавалерлары Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр